Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык «сөзмәкче» булганнар

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек һәм 80 яшьлек ике ир-ат кабартылган көймәдә Шилнә елгасына кереп, яр буена ике ятьмә куялар. Шулай итеп алар тиз арада күп итеп балык тотмакчы булалар.

Ләкин мәкерле ниятләре тормышка ашмый – аларны полиция хезмәткәрләре күреп ала. Җитмәсә, бу балыкларның уылдык чәчкән вакыты да була әле.
РФ Җинаять Кодексының 76.2 маддәсе буенча, суд кече һәм уртача авырлыктагы җинаять кылучыларны, әгәр алар китергән зыянны капласа, җинаять җаваплылыгыннан азат итеп, административ штраф кына да билгели ала. Суд бу очрак буенча да шулай эшли. Гаепләнүчеләрнең икесенә дә 6шар мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгара.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X