Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәмнең шифасы тисен

Район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче «Изгелек кыл» хәйрия фонды ел дәвамында эшләп килә. Узган ярты елда 17 тукайлыга финанс ярдәме күрсәтелде. Ярдәмгә мохтаҗлар һәрдаим яклау таба. Шушы көннәрдә генә фонд хисабыннан Татарстан поселогында яшәүче өлкән яшьтәге ике хатын-кыз hәм Биклән авылыннан бер бала тиешле препаратлар һәм медицина җиһазы белән тәэмин ителде.

Авыру яшьне сорап килми. Биклән авылында яшәүче 10 яшьлек малай шикәр чире белән авырый. Ул көндәлек ярдәмгә мохтаҗ. Баланың ата-анасы хәйрия фондыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Фондка гариза язулары беренче тапкыр. 
– Улыбыз бик актив, мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. Сәйләннән кул эшләнмәләре ясарга да ярата. Спорт белән кызыксына, көрәш түгәрәгенә дә бик теләп йөри иде. Ни кызганыч, быел март аенда табиблар улыбызда шикәр авыруын ачыклады. Әлбәттә инде, безнең дә, аның да күңеле төште. Ул хәзер яраткан шөгылен дә калдырып торырга мәҗбүр. Тик без бирешмибез. Алла боерса, без бу сынауны бергәләп гаиләбез белән үтәчәкбез. Улыбызның канындагы шикәр дәрәҗәсен тикшереп тору өчен техник җайланма безнең өчен бик кирәк иде. Районда хәйрия марафоны турында ишеткәч, мөрәҗәгать итеп карарга булдык. Шөкер, безне кире какмадылар, хәлебезгә кереп тиз арада ярдәм иттеләр, – дип сөйли баланың ата-анасы.
Малай үзе дә район ветераннар hәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зариповка рәхмәт сүзләрен җиткерә. «Минем сәламәт буласым, кабат көрәш белән шөгыльләнәсем килә. Сез ярдәм иткәч, киләчәккә өметләрем тагын да арта», – ди ул. 
«Татарстан» совхозы поселогында гомер итүче олы яшьтәге ике апага да хәйрия фонды ярдәм күрсәтте. Алар заманча функциональ кроватьлар кирәк дип мөрәҗәгать иткән иде. Гаризалары килеп ирешкәннән соң бер ай вакыт та үтмәде, сораулары уңай хәл ителде. 
– Әниебез күптәннән урын өстендә ята. Ул йөрми, аз гына хәрәкәтләнә. Аны без, әлбәттә, тиешенчә карарга тырышабыз. Теләгән ризыгын сатып алып, пешереп ашатыбыз, өс-башы hәрвакыт чиста, каралган. Гаиләдә чыгымнар да җитәрлек, дарулар да хәзер бик кыйммәт. Әнине бүлмәдән алып чыгып мунчага алып барыр өчен күчмә җиhаз кирәк иде. Үзебез аны кибетләрдән дә барып карадык. Тик бәясе безнең өчен бик кыйммәт. Хәйрия фондыннан аны сатып алу мөмкинлеген сорадык. Менә бүген безгә дә, әниебезгә дә бәхет елмайды, – дип шатлана аның кызы.
Районда хәйрия фонды барлыкка килү, әлбәттә, ярдәмгә мохтаҗ авырулар, инвалидлар, көтелмәгән ситуациядә калган райондашларыбыз өчен бик тә сөенечле яңалык. Кемгәдер бүген, шушы сәгатьтә ашыгыч ярдәм кирәк.
Сүз уңаеннан, хәйрия фондының чираттагы утырышы 9 август көнне үтте. Узган утырыш карарының үтәлеше турында район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Галимҗан Зарипов чыгыш ясады. Шулай ук хәйрия фондыннан ярдәм сорап язылган өч гаризаны карауга тәкъдим итте. Беренчесе Кече Шилнә авылында яшәүче икенче төркем инвалидтан. Ул тавыш тудыручы колак аппараты сатып алу өчен фондтан финанс ярдәме сорый. «Татарстан» совхозы поселогында гомер итүче беренче төркем инвалидка тонометр hәм махсус матрац кирәк. Ул урын өстендә ята. Шилнәбаш авылыннан шикәр чире белән авыручыга да кыйммәтле дарулар сатып алуда ярдәм кирәк. Утырышта өч гариза буенча да комиссия әгъзалары бертавыштан уңай карар кабул итте. Шулай ук инвалид һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында, «Изгелек кыл» хәйрия марафоны фондыннан акча бүлеп бирү мөмкинлеге дә каралды. Мондый ярдәм районның 21 баласына күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев