«Быел бал кортлары өчен уңай ел түгел»
Җәйнең кыл уртасы – умартачылар өчен дә гаять җаваплы чор. Бал кортлары чәчәкләрдән чәчәкләргә кунып татлы нектар җыя. Хуҗалары сөенеп тә, бераз шөбһәләнеп тә аларны күзәтә. Белгечләр быел бал кортлары өчен ел уңай килмәде дип исәпли. Беренчедән, җәй салкынча килде. Икенчедән, Россиянең байтак төбәкләрендә hәм республикабызның кайбер районнарында чәчүлекләрне чүп үләннәренә hәм корткычларга каршы агулы химикатлар белән эшкәртү вакытында бал кортлары күпләп hәлак булды. Бәхеткә, Тукай районында андый күңелсез очраклар массакүләм күзәтелми.
Биклән авылында туып үскән Азат Мостафин умартачылык белән 1993 елдан бирле җитди шөгыльләнә. Ул – тәҗрибәле умартачы. Аның 100 дән артык умарта оясы бар. Умарталыгы шушы авыл җирлегенең урманында урнашкан.
Умарта эше белән балачактан ук кызыксындым. Бу эш белән мавыгу теләге әтиемдә дә бар иде. Ләкин ул корт чакса, авырый иде. Әтиемнең хыялын hәрвакыт күңелемдә йөрттем. Үсә төшкәч, акрынлап бу эшкә үзем алындым, – ди Азат Мулланурович.
Азат абый беренче умарталыгын ихатасында оештыра. Башлап җибәргән җаваплы hәм катлаулы эшендә, әлбәттә, әтисе Мулланур абый – киңәшче, әнисе Тәнзилә апа ярдәмче була. Алар бергәләп умарта эшенең серләренә төшенәләр. Шактый гына тәҗрибә туплагач, умарта ояларын ишәйтәләр.
– Умарта кортларын үрчетүне, алардан бал алуны hәр кеше дә булдыра алмый. Моны бал кортлары кебек үк чисталыкны яратучы, эшчән, төгәл hәм тырыш кеше генә булдыра ала. Өстәвенә, ул зур сабырлык та таләп итә. Тормыш иптәшем Азатка шушы сыйфатлар хас та инде, эшен бик яратып, бар күңелен биреп башкара, – дип сүзгә кушыла тормыш иптәше Лиза ханым.
Азат абыйның 1993 елдан оештырган эшен бүген алар бергәләп дәвам итәләр. «Балны күпләп аерган вакытлар да, уңыш булмаган чаклар да булды» дип сөйли алар. Файдалы нигъмәтнең тәмен аңлаучы, бал җитештерүче буларак остазлар дәрәҗәсенә ирешкән Мостафиннар гаиләсе бүген борчуда.
– Быел бал кортлары өчен уңай ел түгел. Яңгырлар да еш яуды, салкын да булды. Моңа өстәп, күрше-тирә төбәкләрдә бал кортлары үлүе турында күңелсез хәбәрләр йөри. Шөкер, умартабыз басулардан еракта урнашкан. Калган регионнарда яшәүче күпчелек умартачы дусларымның умарталары исә басулыкта. Алар анда кулланылган агулы матдәләрдән зыян күргәннәр дә инде. Бал кортлары күпләп hәлак булган. Әлбәттә, hәр умартачы өчен бу бик күңелсез хәбәр. Үзебезнең умарталык өчен дә куркып кына торабыз. Мөшкел хәлләр безне читләтеп узсын иде, – дип, борчулары белән уртаклашты Мостафиннар.
Азат Муллануровичның үзенә дә басу-кыр эшләре яхшы таныш. Умарталыктан тыш, гаиләнең 80 гектар арендага алынган пай җирләре бар. «Арпасын да, бодаен да, бикесен дә, икмәген дә үстерәбез», дип сөйли Азат абый. Тик үз басуында химикатлар куллануга ул катгый рәвештә каршы.
– Аңлыйм, ансыз югары уңышка ирешеп булмый. Ләкин мәсьәләнең башка хәл итү юллары да бар. Әйтик, чүп үләннәрен элеккеге ысулны кулланып, кул белән дә утап була. Дөрес, бу очракта шактый физик көч таләп ителәчәк. Аның каравы, ахыргы нәтиҗә куанычлы– экологик чиста ризык. Агулауга килгәндә, башка зарарсыз чаралар күрергә кирәк. Чөнки химик препаратларның умартачылык продукциясенә дә үтеп керүе ихтимал. Ә бу, үз чиратында, кеше сәламәтлегенә зыян китерә. Фермерлар шуны онытмасыннар иде, –дип тели Азат Мулланурович.
Район буенча чәчүлекләрне чүп үләннәренә hәм корткычларга каршы эшкәртү гамәлдә. Гадәттә, барлык эшләр дә тиешенчә үтәлә, дип белдерә авыл хуҗалыгы белгечләре.
– Чәчүлекләр пестицидлар белән эшкәртелә. Беренчедән, закон нигезендә рөхсәт ителгән препаратлар кулланыла. Икенчедән, башкарыласы эшләр турында массакүләм чаралары, авыл җирлекләре башлыклары аша алдан ук хәбәр итеп куябыз. Өченчедән, барлык эшләр дә төнлә башкарыла. Бу вакытта бал кортлары очмый. Без республиканың барлык төбәкләрендә дә умартачыларның соңгы яңалыклары турында хәбәрдар. Әлбәттә, умартачыларның зыян күрүе бик кызганыч. Тик культуралардан яхшы уңыш алыр өчен бу чараларны үткәрү зарур, – дип ассызыклый районның авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов.
Умартачы героебыз Азат Мостафин – үз hөнәренең патриоты. Җир йөзендә балдан да файдалы, кыйммәтле нигъмәт юк, ди. Аның теләсә кайсы авыруга каршы торырлык микроэлементларга бай ризык булуын искәртә. Бернигә дә карамастан, киләчәктә умартасын пай җирләренә күчерү турында хыялланып яши. Быел да җыйган уңышы узган елга караганда югары булыр дип көтә умартачы. Җәй буе ару-талу белмичә куйган хезмәтенең бәрәкәте булуын тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев