Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кариев театры Тукай районында

19-20 сентябрь көннәрендә районда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнә тотачак. Башкала артистлары тукайлылар өчен нинди премьера әзерләгән? Тамашачыларны ни көтә? Бу турыда театрның җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова сөйли. 

– Гастрольләр белән Яр Чаллы шәhәренә киләбез. Соңгы тапкыр биредә театрыбыз 17 ел элек булган. Бер яктан, гаҗәп, чөнки бүгенге коллективыбызның артистлары барысы да биредә эшләгән. Без моны төзәтербез. Һәр ике ел саен бирегә кайтырга кирәк дип уйлыйм. Чаллылылар өчен бу юлы иң яхшы өч спектакльне алырга булдык. Татар драма театры сәхнәсендә «Супер кияү», «Ләйлә һәм Мәҗнүн» һәм «Тапшырыл...ган хатлар» спектакльләрен күрсәтәчәкбез. 
Бу якларга килгәч, Тукай районы тамашачысына да чыгышларыбызны тәкъдим итәргә булдык. Новотроицкое һәм Иске Абдул авылларында спектакльләр куячакбыз. Нәни тукайлыларга Гаяз Исхакыйның 1912 елда язылган хикәясенә нигезләнеп «Кәҗүл читек» спектакле тәкъдим ителәчәк. Спектакльнең баш режиссеры Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Спектакльдә театрның яшь артистлары уйный. 
«Кәҗүл читек» спектакле балаларга дини тәрбия бирүне күздә тота. Спектакльдә татар авылы тормышы сурәтләнә. Мәдрәсәдә укучы балалар, яхшы күңелле мөгаллимнәр, мулла белән аның чибәр абыстае, аларның өч баласы, килене белән яшәүче карт абыстай – төп геройлар. Бер тискәре герой да юк. Гаилә белән бергә карарга менә дигән спектакль!
Авыл мулласы кече улы Әхмәдуллага Гает бәйрәменә читек алырга вәгъдә итә. Әхмәдулла, мактанып, моны авыл малайларына сөйли, аларны туйдырып бетерә. Әмма читек кайтып өлгерми. Моның сәбәбе – «Кәҗә Вәли килененең углы кызамык белән авырый». Елак малайга әбисе «әнисенең иске читеген» каз мае кушылган корым белән буяп бирә. Әмма Гает намазында корымы чапаннарын буяп, кара төсе чыгып, мәхдүм көлкегә кала. Кыскасы, бик күңелле, кызыклы спектакль. Тукай районы тамашачысын көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев