Якты юл
  • Рус Тат
  • Әнкәй шикәр, әткәй бал...

    Күңелдә сакланган балачак хатирәләрем бик күп. Җәй җитсә, әнкәй белән әткәй урманга печәнгә керә иделәр. Мин дә аларның артларыннан бер дә калышмый идем. Әткәй печән чаба, әнкәй җиләк җыя, ә мин... мин җыйган җиләкне ашап бара идем... Ии, үртәлә торган иде шуңа әнкәй! Ә миңа нәрсә, миңа кызык! Көзен чиләк тутырып гөмбә җыеш: гөреҗдәсен, агын, төлке гөмбәсен. Җыеп кайткач, гөмбәләрне эшкәртеп бакча бәрәңгесе, яшел укроп, петрушка белән кыздырып ашау – ммм... иң тәмлесе!

    Кышын әткәй ясаган таудан шуып, туңып бетсәм өйгә керергә ашыкмый идем. Әнкәй озак әйдәкләгәч кенә, сандыкта яшереп тоткан конфетларын бирәм дигәч кенә ризалаша идем керергә. Ул миңа мәтрүшкәләп кайнар чәйләр ясар иде. Ә яз җитү белән каз йомырка сала башласа, алсу төстәге каләм белән hәр йомыркага санын язып бару, аны әткәйнең бүрегенә урнаштыру минем өстемдә иде. Каз бәбкәләрен дә ишегалдында саклау үзе бер күңелле иде: әткәй күзлек киеп газет укый, әнкәй я йон эрли, я бәйләм бәйли, ә мин рәхәтләнеп алар янында иркәләнеп уйный идем...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: