Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Үзара салымны кулдан ычкындырмадык!»

Тиздән авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар башлана. Авыл халкы борчыган мәсьәләләрен хәл итү өчен акча җыю буенча тавыш бирәчәк hәм аны нинди максатка тотуны билгеләячәк. Әлеге вакыйганы Мусабай Завод авыл җирлегендә яшәүчеләр дә көтә. Алар программада берничә ел рәттән катнашып нәтиҗәсен күрде. Бүген авыл халкы узган елгы программа кысаларында быел башкарылачак эшләрне барлый, киләчәккә үзара салым акчасын файдалану турында да фикер алыша.

Мусабай Завод җирлегенә өч авыл керә: Мусабай Завод, Ташкичү hәм Кызыл Байрак. Аларда 1000гә якын кеше яши. Халык үзара салым программасында актив катнаша. 
– Үзара салым программасы безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерә. Без тапшырган 1 сум өчен республика 4 сум бирә. Нәтиҗәдә авылларыбыз ямьләнә, саллы эшләр башкарыла. Мондый программа безнең Татарстанда гына. Программа берүк дәвамлы гына булсын. Аны кулдан ычкындырмаска, тиешенчә катнашып файдасын күрергә иде, – дип тели Ташкичү авылында яшәүче Мөнәвир абый Мөхәмәтнәбиев. 
Узган ел Мусабай Завод авыл җирлегендә үзара салым акчасы 360 мең 750 сум җыелган. Әлеге акчалар республикадан дүрт тапкыр арттырып кайтарылган. 
– Узган ел референдумда бертавыштан Мусабай Завод авылында янгын сүндерү депосын төзү турында тавыш бирдек. Дөрес, аны төзү буенча халык арасында: «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салсын», «Хөкүмәт төзесен», – диючеләр дә булды. Шөкер, моңарчы янгын белән бәйле күңелсез хәлләр булмады. Тик, кем әйтмешли, сакланганны Аллаһ саклар. Бергәләшеп фикер алышкач, бер сүзгә килдек – авылда депо кирәк! Шулай итеп төзелеш эшләре башланып та китте, – ди 67 яшьлек Хәмдия апа Ягъфәрова.
Янгын сүндерү депосын «Тукай Тепло-Газ» җәмгыяте төзи. Депо Ленин урамында урнашачак. Бинаның стеналары ясалган. Бүген эшчеләр түбә ябу белән мәшгуль. Аннары – эчке эшләр, территорияне төзекләндерү кала. 
– Янгын сүндерү депосының проектын 54 мең сумга эшләттек. Бинаны төзү эшенә якынча 1 млн 100 мең сум акча тотылачак. Калган акчаны тоту турында Мусабай Завод авыл җирлеге халкы быел узачак референдумда тавыш бирәчәк. Күпләр Мусабай Завод авылының ике зират коймасын әйләндереп тотарга тәкъдим итә. Шулай ук җыелган акча күләменә карап киләсе елда Кызыл Байрак авылында зират йортын салу, Ташкичү авылының Озерная урамы юлын төзекләндерү, зиратта зур агачларны кисү hәм Мусабай Завод авылының Җәлил, Якупов урамнарында юлларны яңарту күздә тотыла. Авыл халкын үзара салым программасында бердәм катнашырга чакырам, – ди Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев