Иң купшы тавыклар Бикләндә
Авыл кешесенең хуҗалыгын кош-кортсыз бер дә күзаллап булмый. Район авылларында да ишегалды тулы каз-үрдәк, күркәләр hәм тавык асраучылар шактый. Фәйзуллиннар гаиләсе шундыйлардан.
Светлана апа белән Зөфәр абый Фәйзуллиннар Биклән авылында яши. Икесе дә лаеклы ялда. Бүген аларның кечкенә генә хуҗалыгында 48 тавыгы, бер әтәчләре бар. Ә кош-кортлары гади генә түгел, берсеннән-берсе аерылып торучы, үзәнчәлекле токымлы тавыклар.
– «Загородная жизнь» дигән телепрограмманы карарга яратам. Бер эфирны да калдырганым юк. Илдә нинди генә терлек тотучылар юк икән бит! Анда барысын да күрсәтәләр. Шулай токымлы тавык үрчетүче гаилә турында күрсәттеләр. Мин үзем дә авылда туып үскән кеше. Тормыш иптәшем дә уңган, тырыш хуҗабикә. Ә нигә әле үзебезгә дә шушы эшне оештырмаска дип уйладым. Мөмкинлекләр дә җитәрлек: сарай бар, ишегалды яшел чирәм, бу эш алай күп хезмәт тә сорамый, мәшәкатьле дә түгел, – дип, гаиләнең токымлы тавыклар белән мавыгуы турында сүзен башлады гаилә башлыгы Зөфәр абый.
Кирәкле мәгълүматны туплагач, Фәйзуллиннар Түбән Кама районы Смыловка авылына юл тота. Биредә токымлы кош-корт асраучы фермерлардан һәрберсе 20 сумнан торган 70 йомырка сатып ала. Инкубатор аппараты ярдәме белән гаилә 60 ка якын чеби чыгара.
– Чеби чыгару өчен йомырка 10 көнлек булырга тиеш. Гадәттә, чебиләр 21 көн эчендә чыга. Чыккан берсен алып барасың һәм җылы урынга куясың. Башта алар күз явын алырлык матур, сап-сары булалар. Ә инде өч атна үткәч, төсләре үзгәрә башлый. Беренче мәлне бик мавыктыргыч, кызыклы күренеш, – дип сөйли Фәйзуллиннар.
Инде берничә ел алар үзләре үрчеткән чебиләрне карап үстерәләр. Бүген дә ишегалды тулы тавыклар: әкрен генә яшел үлән йолкыйлар...Араларында ниндиләре генә юк! Бүрекләре күзгә кадәр салынып төшкәннәре дә, 5 бармаклылары да, сырлы-сырлылары да, йонлач аяклылары да, бакенбардлылары да – барысын да санап бетерерлек түгел... Иң кечкенәсе дә йөгереп йөри араларында. «Бәләкәчне үпкәләтмиләр, киресенчә, аны иркәләп кенә торалар, яраталар», – дип сөйли Светлана ханым. Мондагы әтәч тә гади түгел, аның «кикрикүүк» дип кычкыруы кайвакыт 10 секундтан артып та китә. Өстәвенә, Фәйзуллиннарның әтәче «бөтен авылга «берәү генә.
10 тавыкка бер әтәч булырга тиеш дип әйтәләр. Ә менә бездә 48 гә берәү. Әле гаилә дусларыбызга да әтәчебезне «кунакка» җибәрәбез. Алар җәйгелектә бакча ширкәтендә тавык тотып яшиләр. Әтәч шулай кунакта да булгалый, – дип көлеп сөйли Фәйзуллиннар.
Тавыклар ел буе хуҗаларны матур, эре йомыркалар белән шатландырып торалар. Йомыркаларының да ниндие генә юк монда! Язулылары, зәңгәрсу төстәгеләре очрый. Көнгә гадәттә 33 йомырка, кимендә, 25не салалар. Тавыклар күпләп йомырка салсын өчен, гаиләнең үз серләре дә бар икән.
– Тавыкларыбызга үзебез бакчада үстергән витаминнарга бай ризыклар гына ашатабыз. Кычыткан, кишер, чөгендер, бәрәңге, кабачки пешереп бирәбез. Пешкән балыкны аеруча яратып ашыйлар, – ди Светлана ханым.
Җәйдән үк кышкылыкта кош-кортларны ашату турында кайгырта Фәйзуллиннар. Оныклар белән бергәләп кычыткан себеркеләре бәйләү гаиләнең матур традициясенә әверелгән. Чаллыдан кунакка кайткан Надир белән Даяна кайтуга ук кош-кортларны кереп карыйлар икән.
Тавыкларның үз дөньясы. Үзләренчә кыткылдашып дус-тату яшиләр. «Монысы менә – Пушкин. Аның калганнардан аермалы буларак сакалы бар. Ә монысы – Васильевна. Ул, ничектер, йомырка сатып алган апага охшаган. Бакенбардлысы – Бородач. Барысының да исемнәре бар, аларның hәркайсы безгә кадерле», – дип сөйли алар.
Киләчәктә Фәйзуллиннар гаиләсе хуҗалыкларын киңәйтү турында хыялланып яши. Тагын да яңа токымлы тавыклар алып кайтып үрчетәсебез килә, ди алар. Кызыклы мавыгудан ямь-тәм табып, файдасын, бәрәкәтен күреп, сөенеп яшәүче Фәйзуллиннар гаиләсе күпләргә үрнәк булырлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев