Якты юл
  • Рус Тат
  • Юллар яңара һәм яктыра

    Узган атнада «Якты юл» газетасында район башлыгы Фаил Камаев белән әңгәмә басылды. Ул районда беренче яртыеллыкта башкарылган эшләргә йомгак ясады. Фаил Мисбахович әңгәмә барышында авыл хуҗалыгы продукцияләренең җитештерүчәнлегенә, авыл җирлекләре инфраструктурасына, район халкының тормыш хәленә аерым тукталды. Әлеге әңгәмә газета укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Редакциягә шалтыратучылар да байтак булды. Моннан тыш, ул интернет-челтәрләрдә дә комментарийлар җыйды. Иң куанычлысы – халык районда башкарылган эшләрне югары бәяли. Суровка авылында яшәүче райондашыбыз: «Ниhаять, безнең урамда да юл ясалды, бик зур рәхмәт Сезгә, Фаил Мисбахович» дип тә язма калдырды. Без урыннарга чыгып башкарылган эшләрнең кайберләрен үз күзебез белән күреп кайттык.

    «Сүзләрендә тордылар»

    Беренче тукталышыбыз – Новотроицкое авыл җирлегенең Суровка авылы. Биредә 1200дән артык кеше яши. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге яшь гаиләләр. Берничә ел элек аларга нәкъ шушы авылдан АПК программасы буенча җир участоклары бүлеп бирелгән булган. Йортлар төзеп, бүген яшьләр авыл тормышында кайный. 
    – Без 2007 елда әлеге җир участогын алдык. Әлбәттә, моңа бик сөенгән идек. Тик булачак йортыбызның урыны сазлык җирдә урнашкан икәнен белгәч күңелебез төште... Нишләтәсең инде?! Кем әйтмешли, «Биргәннең битенә карама!» Төзелешне башладык, йортны салдык. Машиналар батып, басудан йөргән вакытларыбыз күп булды. И-и, интектек инде юлсыз! Аеруча карлар эрегәч, яз көне авыр була торган иде, – дип искә ала Яшьлек урамында яшәүче Айгөл Сәлимҗанова.
    Айгөл Сәлимҗанованың күршесе – 67 яшьлек Борис Яровых. Ул да юлсыз җәфаланган чакларны бик яхшы хәтерли. «Кая гына бармадык, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек! Күп еллар юлсыз яшәдек. Ниһаять, борчыган мөhим сорауга чишелеш табылды. Урамыгызда юл булачак, аны салабыз дип ышандырды безне район җитәкчесе Фаил Камаев. Әйткән сүзендә торды. Шөкер, юлны салдылар, урамда су да бар. Хәзер инде газ да булыр дип өмет итәбез, – ди Борис Иванович.
    Шулай итеп, 12 ел үткәч, быел бу урамга вак таштан юл салынды. 8,5 миллион сумнан артык бәягә төшкән юл «Район торак пунктларының юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында ясалды. Аның озынлыгы 1 километрдан артык. 
    – Әйе, биредә яшәүче халык бу юлны озак көтте. Урамга ни яз, ни җәй, ни көз, ни кыш көне кереп булмый иде. Һәр нәрсәнең үз вакыты диләр, алар сабыр итеп көтте, менә хәзер яңа юлдан йөри. Киләчәктә авылның Дуслык урамында да яңа юл ясалачак, – дип белдерде Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова. 

     

    «Үзара салым – отышлы программа»

    Чираттагы тукталыш – Түбән Суыксу авыл җирлегенең Югары Суыксу авылы. Бу авыл бик зур. Урамнары төзек, матур. Авылда кош-корт асраучылар, кәҗә, сарык тотучылар шактый. Күренеп тора: Югары Суыксу халкы бердәм, дус-тату. Авыллары өчен җан атып яшиләр. Үзара салым программасының да отышлы булуын алар аңлап өлгергән. 
    – Карагыз әле безнең авылны! Ничек ямьле ул! Аны яшәтәсебез килә. Шуңа күрә үзара салым программасында ел да катнашабыз. Авылда программа хисабына башкарылган эшләр күп, – ди Ләйсән Вәлиева.
    Узган ел Түбән Суыксу авыл җирлегендә үзара салым акчасы 835 мең 500 сум күләмендә җыелган. Әлеге акчалар республикадан 4 тапкыр арттырып кайтарылган. Бүген Югары Суыксу авылында шул акчадан авыл паркының коймасы тотыла. 
    – Бәйрәмнәр, Сабантуйлар үткәргән урында әллә кайчан кирәк иде ул. Хәзер анда мал да кермәячәк. Киләчәктә үзара салым программасы хисабыннан аны зурайтасы, спорт җиhазлары, эскәмияләр урнаштырасы, тагын да ямьлерәк итәсебез килә, – дип тели авыл халкы. 
    Авыл паркының коймасын тотуда «Тукайтеплогаз» предприятиесенең ярдәме зурдан. Рәсим Сәхәбиев җитәкчелегендә Рәфкать Гәрәев, Аркадий Логинов, Алмаз Әхмәтҗәнов, Фаил Әхмәдишин, Рафис Мәрдәнов бик намуслы эш күрсәтәләр. 

     

    «Юл булса, яшәргә була»

    «Юл булса, яшәргә була», – ди Яңа Мусабай авылында яшәүче Рәфыйк абый да. Шуңа күрә авылдашлары белән ул да үзара салым программасында теләп катнаштык ди.
    – Яңгырдан соң авылның Яңа урамына керерлек түгел. Монда олы машиналар гына үтә ала. Юл юк. Авыл халкы белән референдумда алдан ук үзара салым акчаларын шушы урамга юл ясарга кирәк дип карар кылдык. Менә тиздән юл булачак, – дип куана ул.
    Бүгенге көндә юлны ясар өчен 700 тонна вак таш кайтарылган. Аны урамның башына бушатып куйганнар. Эшне дә түземсезлек белән башлап җибәрергә уйлый авыл халкы. Тик әлегә hава торышы уңай түгел, яуган яңгырлар эшне тоткарлый. 
    – Үзара салым акчасына авылларда мөhим эшләр башкарыла. Быел 385 мең сум Югары Суыксу авылы паркын койма белән әйләндерүгә тотылачак. Шушы ук авылның Үзәк урамында 11 яктырткыч куелды, СНП кабельләре сузылды. Түбән Суыксу авылының Яңа, Мәктәп урамнары да яктыртылачак. Куады hәм Яңа Мусабай авылларында яңа юл салыначак. Үзара салым программасының файдасы авыл халкы өчен зурдан. Файдасын күреп халык куана, – ди Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: