Эльвира Абдуллина автор яңалыклары
-
Өченче «җидекөнлек» алдынгы игенчеләрне билгеләде
Синоптиклар бу атнаны һәм киләсе атнаның беренче яртысын явым-төшемсез булачак дип фаразлый. Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев аграрийларга бу форсаттан файдаланып калу һәм урып-җыю күрсәткечен 80 процентка житкерү бурычын куйды. Әлегә эшләрнең яртысыннан күбрәге тәмамланды. Башкарма комитет җитәкчесенең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ренат Хәсәнов сүзләренчә, киләсе 10 көндә һава коры торып, комбайннар төзек эшләп, җитештерүчәнлек 1000 гектар булган очракта, урып-җыю күрсәткечен 75 процентка җиткереп булачак.
-
Илсур Һадиуллин: «Сезнең районда белем алу һәм тәрбия бирү өчен бар шартлар да тудырылган»
Иске Дөреш авылында балалар лагере һәм янгын сүндерү посты ачылды Иске Дөреш авылы халкы өчен узган шимбә иртәсе вакыйгаларга бай булды. Күләмле ремонт эшләреннән соң авыл мәктәбендә «Балкыш» балалар лагере һәм шушы ук территориядә янгын сүндерү посты ачылды. Иске Дөреш һәм, гомумән, район халкы өчен мөһим объектлар ачылуда район башкарма комитеты житәкчесе Фаил Камаев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Ренат Садыйков, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәтенең Баш идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мотыйгуллин, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шатуров катнашты.
-
«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында язгы бодайның гектарыннан уртача 35 центнер уңыш чыга
Дүртенче атна инде район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнне-төнгә ялгап эшлиләр – игеннәрне урып җыялар. Бу эш белән беррәттән терлек азыгы әзерләү, көзге культураларны чәчү өчен җир эшкәртү, шул ук культураларны чәчү бара. Узган атна азагының һәм бу атна башының явым-төшемсез булуы аграрийларга тулы көченә эшләү мөмкинлеге бирде. Уңдырышлылык буенча алдынгы районнар арасында Тукай районы бер баскычка өскә менә алды – без бишенче урында. Бездән алдарак Зәй, Сарман, Актаныш, Норлат районнары бара.
-
«Колосок» балалар бакчасында ремонттан соң яңа төркем ачылачак
Кече Шилнә авылының «Колосок» балалар бакчасында күптәннән көтелгән төзекләндерү эшләре башланды. Әлеге күләмле эшнең иганәчесе – «Ритэк» компаниясе. Алар булышлыгы белән балалар бакчасында 15 миллион сумлык ремонт үткәреләчәк.
-
Марат Әхмәтов: «Уңыш күрсәткечләрегез яхшы, республика буенча алтынчы урында барасыз»
Чәршәмбе көнне ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Тукай районына килде. Сәфәрнең беренче өлешендә ул «Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгында булып, андагы эш барышын бәяләде. Аннан вертолеттан район басулары торышын карады һәм райондагы урып-жыю кампаниясе барышы белән танышты. Соңыннан «Кама» агрофирмасының ХПК-2 бүлекчәсенең Яңа Бүләк авылы янындагы мәйданчыгында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.
-
Барлык чәчүлек мәйданның 27 проценты суктырылды
Республика буенча җәйге чорда һава һәм туфрак корылыгы күзәтелде. Явым-төшем нормасы 170 мм булса, бу чорда 70 мм гына яуган. Агымдагы ел көзге культураларның өстенлеген күрсәтте. Сабан культуралары җәйге һава торышы аномалияләренә күбрәк бирешә икән. Бу турыда Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
-
«Балкыш» лагере янәдән балалар өчен үз ишекләрен ачты: яңа урында һәм яңача форматта
Билгеле булганча, «Балкыш» лагере районда 22 ел рәттән эшләп килде. Иң башта лагерьның сменалары Борды авылы мәктәбе базасында узса, соңгы елларда «Балкыш» балалары Новотроицкое авылында ял итәләр иде. Бу елны республика бюджеты хисабына Иске Дөреш авылы мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде. Биредә үк – табигатьнең матур бер почмагында һәм бөтенләй башка форматта «Балкыш» лагере эшли башлады. 10 август көнне өр-яңача җиһазландырылган лагерь үз ишекләрен 7 яшьтән башлап 15 яшькә кадәрге 60 балага ачты. Шуны әйтергә кирәк, лагерь үз эшен ел әйләнәсе алып барачак.
-
Ветеранның медале кызына тапшырылды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Тепловка дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәте өчен» медале кайтты. Ләкин, аяныч, медальне герой шәхсән үзе көтеп җиткерә алмады – Василий Андреевич быел 14 майда, 95 яшендә вафат булды. Шушы көннәрдә медаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров кулыннан геройның кызына – Галина Беспаловага тапшырылды.
-
Алдынгы игенчеләргә беренче премияләр тапшырылды
Узган атна азагында явып үткән яңгырлар алдынгы игенче-механизаторларны кырга чыгып бүләкләү мөмкинлеге бирмәде. Шуңа күрә, кояш чыгып кырлар җилләгәч, чәршәмбе көнне башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев «Кама» агрофирмасы, Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Гигант» хуҗалыкларының иң күп бөртек суктырган комбайнчыларына һәм күп күләмдә бөртек ташыган йөк машинасы йөртүчеләренә 3000, 2000, 1000 сум күләмендә премияләр тапшырды. Алга таба мондый бүләкне егучы комбайнда эшләүчеләргә дә бирү ниятләнә. Искә төшереп узабыз, алдынгыларны бүләкләү һәр атна саен җомга көнне төшке аш вакытына планлаштырыла.
-
Фаил Камаев: «Круглое Поле поселогы йөзү үзәгенә әйләнер дип ышанам»
Чәршәмбе көнне Круглое Поле поселогы халкы һәм, гомумән, барлык тукайлылар өчен тарихи вакыйга булды – поселоктагы парк янындагы мәйданчыкта республика программасы кысаларында төзелгән ябык бассейн ачылды, аңа «Акчарлак» дигән исем бирелде. Районда моңа кадәр бассейннар юк иде, бу беренчесе булды. Әйтеп үтәргә кирәк, бу көнне республиканың тагын алты районында – Мамадышта, Югары Осланда, Теләчедә, Түбән Камада, Питрәчтә һәм Кама Аланы бистәсендә нәкъ шундый типтагы бассейннар куллануга тапшырылды.
-
Савымчылар һәм көтү яңарту технологлары һөнәри осталыкларын сынады
Районның җиде хуҗалыгыннан килгән 6 сыер савучы һәм 9 ясалма орлыкландыру технологы Бәтке авылында урнашкан «Р-Агро» терлекчелек комплексы базасында һөнәри осталыкларын сынадылар. Әйтеп үтәргә кирәк, районда сыер саву операторлары арасындагы мондый конкурс соңгы елларда зурлап үткәрелмәде, республика ярышына алдынгы сыер савучылар бәйгесез бара иде.
-
Тукайлыларны юлларны төзекләндерү, чүплекләрне юкка чыгару, урамнарны яктырту проблемалары борчый
«Халык контроле»ндә үтәлмәгән мөрәҗәгатьләрнең сәбәпләрен Сәрия Сабурская ачыклады Шушы көннәрдә хакимиятнең үтырышлар залында Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашу узды. Биредә «Халык контроле» мәгълүмат порталы аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча сөйләшү үтте. Чарада Башкарма комитет житәкчесе Фаил Камаев, бүлек житәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
-
«Ярыш» хуҗалыгында басуда да, амбарда да эш кайный
Көннәрнең эссе һәм коры торуы игенчеләргә кырларда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирә. Район басуларында иртәнге сәгатьләрдән алып кичке караңгыга кадәр комбайннар һәм машиналар гөрелтесе тынмый. Көч һәм тир түгеп, күп чыгымнар белән үстерелгән ашлыкны кыска вакыт эчендә югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышалар авыл хезмәтчәннәре. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 август иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 5,7 мең гектар мәйданда урылган, шуның 5,1 мең гектары суктырылган, бу планның 12 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 19,3 мең тонна, шуның 18 мең тоннасы көзге бодай, 1 мең тоннасы – арыш. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 37,5 центнер.
-
Районда өч мең гектар мәйданда бөртек суктырылды
Игенчеләргә көзге культураларны киләсе ун көндә җыеп бетерү бурычы куелды Бүген районның «Гигант», «Ярыш», «Кама-Бекон», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларында һәм «Кама» агрофирмасында актив рәвештә урып-җыю эшләре бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 июль иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 3,4 мең гектар мәйданда урылган, шуның 3,2 мең гектары суктырылган, бу планның 7 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 11100 тонна, уртача уңдырышлылык – гектарыннан 34,8 центнер. Урып-җыюга 45 комбайн җәлеп ителгән.
-
Боерган авылы суга туенырмы?
Боерган авылында халык бүген су җитмәүдән интегә. Ниһаять, авыл халкы бәхетенә, җанга тигән мәсьәләнең чишелү юллары табылган. Билгеле булганча, республика бюджеты хисабыннан районда һәр елны өчәр авыл җирлегенә грант бирелә. Быел әлеге грантның берсе Боерганга бүленгән.