Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ветеранның медале кызына тапшырылды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Тепловка дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәте өчен» медале кайтты. Ләкин, аяныч, медальне герой шәхсән үзе көтеп җиткерә алмады – Василий Андреевич быел 14 майда, 95 яшендә вафат булды. Шушы көннәрдә медаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров кулыннан геройның кызына – Галина Беспаловага тапшырылды.

Василий Теплов 1922 елда Калиновка авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Кечкенәдән үк колхоз эшенә җигелгән. Дүртенче сыйныфта ук өлкәннәр белән беррәттән чәчү, сөрү, сукалау эшләрендә катнашкан. 
Армиядә хезмәт иткән чорда – 19 яшендә Василий фронтка җибәрелә. Артиллерия гаскәре составында сугышның соңгы көненә кадәр дошманнарга каршы тора. Җиңү көнен Прибалтика якларында каршы ала. 1947 елда хәрби хезмәттән чыгарылып, Василий туган авылына исән-сау әйләнеп кайта.
Сугыштан кайткач, үз авылындагы «Кызыл байрак» колхозы рәисе итеп сайлана. Шул ук елны Евгения исемле кыз белән гаилә кора. Алар 52 ел бергә гомер итәләр, уллары Владимирны, кызлары Галинаны үстереп, олы тормышка чыгаралар. Тепловлар гомер буе намуслы хезмәт белән яшиләр, гаиләләре тугрылык үрнәге булып тора.
Василий Андреевичның хезмәт биографиясендәге 26 ел Красноярск крае Заозерный шәһәрендәге АЗСта җитәкчелек эше белән бәйле. Сосновый Бор поселогындагы дуңгызчылык комплексында да сугыш ветеранын хөрмәт белән искә алалар. Биредә ул шактый еллар оператор булып эшләгән. Тулаем хезмәт стажы 36 елдан артык.
Василий Теплов Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы медале, «Батырлык өчен» Жуков медале, «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән. Шулай ук сугыш елларыннан соң тугры хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеме бирелгән.
Василий Андреевичның кызы 
Галина Беспалова сүзләренчә, әтисе соңгы көннәренә кадәр үз аңында булган һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгын, һәр елдагыча, чын йөрәгеннән сөенеп каршы алган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X