«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында язгы бодайның гектарыннан уртача 35 центнер уңыш чыга
Дүртенче атна инде район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнне-төнгә ялгап эшлиләр – игеннәрне урып җыялар. Бу эш белән беррәттән терлек азыгы әзерләү, көзге культураларны чәчү өчен җир эшкәртү, шул ук культураларны чәчү бара. Узган атна азагының һәм бу атна башының явым-төшемсез булуы аграрийларга тулы көченә эшләү мөмкинлеге бирде. Уңдырышлылык буенча алдынгы районнар арасында Тукай районы бер баскычка өскә менә алды – без бишенче урында. Бездән алдарак Зәй, Сарман, Актаныш, Норлат районнары бара.
Август ае да бетеп бара, икенче атнага инде көзгә керәбез. Район иген кырларының яртысында да урып-җыю эшләренең тәмамланмавы авыл хуҗалыгы белгечләрен борчуга сала. Әлеге мәсьәлә буенча без район башкарма комитеты җитәкчесең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ренат Хәсәнов белән сөйләштек. Ренат Фазылович аңлатканча, районда сигез хуҗалыкның бишесе орлыкчылык белән шөгыльләнә. Әлеге хуҗалыклар югары эш темпы күрсәткече өчен түгел, сыйфатка эшлиләр. Шулай ук районның күп кенә крестьян-фермер хуҗалыкларында узган ел көзге культуралар чәчелмәгән булган, алар өстенлекне язгы бодайга биргәннәр. Билгеле булганча, язгы культуралар быел соң өлгерде. Район аграрийлары җомга көнне, ягъни бүген, әлеге культураны суктыру эшен башларга гына торалар әле. Бүгенге көндә алар арпа, солы, борчак басуларында эшлиләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 август иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 18,8 мең гектар мәйданда урылган, шуның 18,3 мең гектары суктырылган, бу планның 45 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 59,7 мең тонна. Шул исәптән 31 мең тонна көзге бодай, 21 мең тонна арпа, 4 мең тонна арыш, 1,2 мең тонна борчак, 226 центнер солы. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 32,5 центнер. 10846 гектарда җир эшкәртелгән, шуның 3812 гектарында көзге культуралар чәчелгән.
Җомга санын әзерләгәндә без районда беренче булып язгы бодай культурасын суктыра башлаган «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында булып кайттык. Биредә хуҗалык биләмәләрендәге 250 гектар язгы бодайның 150се суктырылган инде. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 35 центнер. Ә игътибарга иң лаеклысы – биредә һәр елны урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына хуҗалыкның җитәкчесе Минталип Миңнеханов үзе утыра.
– Язгы бодайны суктыруны узган ел 21 июльдә башлаган булсак, бу елны ике атнага соңрак тотындык. Ел авыр килсә дә, уңышы зарланырлык түгел. Көннәр явым-төшемсез торса, 4-5 көнлек эш калып бара. Хәзергә бар да һава шартлары белән бәйле. Әле менә бүген дә көне буена өстән яңгыр явып тора, димәк, ашлыкның җилләгәнен көтәргә туры киләчәк. Урып-җыю белән беррәттән, 50 гектар мәйданда җир эшкәртеп, көзге арыш чәчтек. Узган ел көзге культура чәчмәгән идек, – дип сөйләде Минталип Миңнеханов.
Игенчелектән кала, хуҗалыкта тагын яшелчәчелек тармагы да бар. Шуны әйтергә кирәк, узган атнада хуҗалыкта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе булып, булачак бәрәңге уңышын югары бәяләгән иде.
– Бәрәңге алуга 2 сентябрьдә тотынырга планлаштырабыз. Гектарыннан 300 центнерлап уңыш чыгар дип өмет итәбез. Министр үзе йолкып алган ароза сортлы бәрәңге төбеннән 10 данә, ә гала сортыннан 15-20 данә бәрәңге чыккан иде, – диде Минталип Исмәгыйлевич.
Хуҗалык белән идарә итүче Рамис Миңнеханов сүзләренчә, 2018 ел уңышы өчен орлык склады тулысынча төзекләндерелгән. Әлеге эшләр 3,5 миллион сумга төшкән. Шулай ук орлык һәм бәрәңге саклыйсы складларда зарарлы гөмбә, төрле чирләр һәм микробларга каршы эшкәртү, агарту, җилләтү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев