24 август 2018 яңалыклары
-
Өч яшькәчә балаларга урын булдыру мәсьәләсен 2021 елга кадәр хәл итү кирәк
Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләр базасында гаилә мәктәпкәчә белем бирү төркемнәрен булдыру мәсьәләсе актуальлеген әйтте.
-
«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында язгы бодайның гектарыннан уртача 35 центнер уңыш чыга
Дүртенче атна инде район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнне-төнгә ялгап эшлиләр – игеннәрне урып җыялар. Бу эш белән беррәттән терлек азыгы әзерләү, көзге культураларны чәчү өчен җир эшкәртү, шул ук культураларны чәчү бара. Узган атна азагының һәм бу атна башының явым-төшемсез булуы аграрийларга тулы көченә эшләү мөмкинлеге бирде. Уңдырышлылык буенча алдынгы районнар арасында Тукай районы бер баскычка өскә менә алды – без бишенче урында. Бездән алдарак Зәй, Сарман, Актаныш, Норлат районнары бара.
-
Балалар өчен 163 мең сум акча җыелды
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында иганәчеләрдән 163 мең сумга якын акча җыелган, шул исәптән 23 мең сумны район хакимиятендә эшләүчеләр, 9 мең сумны С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе биргән.
-
Татарстанда «Тере тел — тере милләт!» бәйгесе башланды
Оештыручылар республика территориясендә дәүләт телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектларны ачыкларга планлаштыра.
-
Яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгының микрочиплары булачак
Россия ЭЭМ эшләгән яңартылган документларны өстәмә саклау чарасы белән тәэмин итәләр.
-
Песков: Владимир Путин пенсия реформасын йомшартырга мөмкин
Россия Президенты бу турыда сүзен август азагында әйтүе ихтимал.
-
Бабайлар әйткән : “Тик торганда мендәр ишелеп төшсә, кунак килә”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ