Балалар өчен 163 мең сум акча җыелды
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында иганәчеләрдән 163 мең сумга якын акча җыелган, шул исәптән 23 мең сумны район хакимиятендә эшләүчеләр, 9 мең сумны С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе биргән.
«Җыелган акчадан 85 балага портфельләр һәм канцелярия товарлары алынды. Шулай итеп, хәйриячеләр булышлыгы белән яңа уку елында 21 авыл җирлегеннән 44 кыз һәм 41 малай яңа портфельләргә ия булачак», – дип белдерде социаль яклау идарәсенең балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Елена Назарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев