«Ярыш» хуҗалыгында басуда да, амбарда да эш кайный
Көннәрнең эссе һәм коры торуы игенчеләргә кырларда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирә. Район басуларында иртәнге сәгатьләрдән алып кичке караңгыга кадәр комбайннар һәм машиналар гөрелтесе тынмый. Көч һәм тир түгеп, күп чыгымнар белән үстерелгән ашлыкны кыска вакыт эчендә югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышалар авыл хезмәтчәннәре. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 август иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 5,7 мең гектар мәйданда урылган, шуның 5,1 мең гектары суктырылган, бу планның 12 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 19,3 мең тонна, шуның 18 мең тоннасы көзге бодай, 1 мең тоннасы – арыш. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 37,5 центнер.
Бу көннәрдә безнең редакция журналистлары да кырлардан кайтып керми. Чираттагы санны әзерләгәндә без «Ярыш» хуҗалыгында булып, эшнең торышы белән танышып кайттык. Механизаторлар, ашлык ташучы шоферлар, печән әзерләүчеләр белән бергәләп төшке аштан да авыз иттек.
Без килгәндә бер көн алдан теземнәргә салынган арыш басуында ике комбайн узыша-
узыша ашлык суга иде. Уңышы да яхшы – гектарыннан уртача 30 центнер. Һава торышы уңай торганда арышны ике көн эчендә суктырып бетерергә планлаштыралар ярышлылар.
– Уракка үткән атна ахырында төштек. Берничә көн элек 40 гектар мәйданны биләгән көзге бодай суктыруны тәмамладык. Әлеге культураны урып-җыюны гектарыннан 40 центнер күрсәткече белән төгәлләдек. Хәзер егетләр арыш суктыра. Турыга суктырмыйбыз – дым югарырак. Кичә Фәнис Шәмсиев арышны теземнәргә салган иде, бүген алар җилләде, кипте, җыюга әзер. Уңыш елына күрә шатланырлык. 30-40 центнер чыккач, шөкер итәсе генә кала. Инде 260 гектарлык арыш басуларының 97 гектарында эшне тәмамладык, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров.
Бүгенгә урып-җыю эшендә дүрт комбайн катнаша. Әйтик, Әнвәр Ногуманов үзенең Акрос комбайнында 2109 центнер бөртек суктырган, ә Дон комбайнын иярләгән Илфат Гыймазиев 1563 центнер күрсәткеченә ирешкән, шул ук Донда Ренат Имаметдинов 1248 центнер җыйган, Полесье комбайны белән идарә итүче Динар Шәйхаттаровның күрсәткече 158 центнер.
Арышны тәмамлагач, хуҗалык механизаторлары арпага керергә планлаштыралар. Язгы культураларга килгәндә, җитәкче сүзләренчә, әлегә алары җитлегү стадиясендә генә.
Сөйләшкән арада, башлаган теземнәрен тиз арада тәмамлап, безнең янга эшчеләр дә җыелды. Төшке аш вакыты икән. Басуда, кояш астында берөзлексез эшләүчеләрне ашату өчен кырга кәбестә ашы, бер табак сыер ите, барчасына җитәрлек кара ипи, кайнар баллы чәй һәм табадан яңа төшкән коймак алып килделәр. Шуны әйтеп үтәсе килә, бик тәмле, туклыклы булды. Комбайнчылар арасында үзләренең савытларына запаска чәй салып алучылар да булды. Кичке ашны исә сәгать дүрткә алып киләләр.
Амбарда да эш кайный. Дүрт көн эчендә ындыр табагына 5100 центнер ашлык кайтарылган, шуның 1600 центнеры көзге бодай, калганы арыш. Көн дәвамында кайтып торган икмәкне урнаштыру буенча проблемалар юк биредә. Әле эш процессын тизләтү өчен өченче смена да оештырганнар. Анысы кичке алтыдан төнге 11гә кадәр дәвам итә.
Һәр елдагыча хуҗалыкның ындыр табагына укучылар җәлеп ителә. Менә бүген дә биредә сигезенче сыйныфны тәмамлаган егетләр хезмәт куя. Әйтик, Рамис Шәмсиев, Азат Мөхтәров, Роберт Адиев, Руслан Карпов, Эрнест Шәрипов Күзкәй мәктәбе укучылары, ә Данил Исмәгыйлев һәм Азат Нәбиев шәһәрдән авылга каникуллар вакытында кайтып эшләүчеләр. Склад мөдире Илгизә Нуруллина сүзләренчә, шушы егетләр яздан бирле амбар чистарту, агарту, купкан буяуларын кыру эшендә йөргәннәр. Бүген укучылар амбарга кайткан ашлыкны чистарту, төяү, себерү белән мәшгуль. Ә Илгиз Идиатуллин белән Разыйф Таһиров хуҗалыкта комбайнчыларның ярдәмчеләре булып хезмәт куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев