Савымчылар һәм көтү яңарту технологлары һөнәри осталыкларын сынады
Районның җиде хуҗалыгыннан килгән 6 сыер савучы һәм 9 ясалма орлыкландыру технологы Бәтке авылында урнашкан «Р-Агро» терлекчелек комплексы базасында һөнәри осталыкларын сынадылар. Әйтеп үтәргә кирәк, районда сыер саву операторлары арасындагы мондый конкурс соңгы елларда зурлап үткәрелмәде, республика ярышына алдынгы сыер савучылар бәйгесез бара иде.
Чараны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов ачып җибәрде. Ул үз чыгышында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә олы рәхмәтен белдерде, узган алты ай нәтиҗәләре буенча тукайлыларның тулаем 15 мең тонна сөт савуын, бер баш сыерга уртача 3060 килограмм сөт туры килүен билгеләп үтте. Бу – ару-талуны белми эшләгән сыер савучыларның да, терлекчеләрнең дә, шул ук вакытта орлыкландыру технологларының да уртак хезмәт җимеше, диде ул.
Сыер савучылар һәм орлыкландыручылар арасындагы ярыш өч өлештән торды. Беренчесе теориягә кагылышлы иде. Бәйгедә катнашучылар, имтихандагы кебек, билетлардагы сорауларга җавап бирделәр, ягъни сыерны дөрес итеп саву кагыйдәләрен аңлаттылар.
Икенче һәм өченче өлешләр гамәли булды. Сыер саву аппаратын сүтеп җыярга кирәк иде. Бәйге бит – белгән эш булса да, каушап калучылар да табылды. Бигрәк тә аппаратның вак детальләре вакытны алды. Шулай да һәркем тиз арада биремне үтәде. Ләкин сыерларны чынлыкта да савып карый алмадылар, чөнки «Р-Агро» маллары иртән савылган, кич тагын савасы, шуңа күрә көндез бу эш мөмкин түгел иде. Шулай ук савымчыларның тышкы кыяфәте, санитария кенәгәсе тикшерелде.
Орлыкландыручылар исә урында ук ясалма орлыкландыру буенча лаборатор эшләр уздырдылар. Технологлар теорияне һәм лаборатор эшләрне яхшы белүдән тыш, үз белемнәрен практикада да расларга тиеш булды. Алдан әзерләнгән сыерлар урында ук ясалма формада орлыкландырылды.
Биредә үк сыерларны ясалма орлыкландыру өчен яңача эшләүче аппарат тәкъдим ителде. Аппаратның үзенчәлеге шунда – аңа кечкенә видеокамера беркетелгән. Димәк, технолог сыер организмын эчтән күрә һәм орлыкландыру барышын камера аша күзәтә ала. Әлеге аппарат шулай ук малдагы гинекологик чирләрне ачыклау мөмкинлеге бирә.
Ярышлар терлекчелек комплексы каршында корылган сәхнәдә үзешчән сәнгать коллективлары, нәфис сүз осталары, җирле җырчылар тарафыннан оештырылган концерт номерлары белән үрелеп барды.
Савымчылар арасында беренчелекне С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның сыер савучысы Гүзәл Газетдинова яулады. Икенче урынга «Р-Агро» хуҗалыгының савымчысы Лариса Солядкина чыкты. Өченче урынга «Биклән» җитештерү кооперативыннан Зөлфия Ачилова лаек булды. Көтү яңарту буенча технологлар арасында беренче урынны «Р-Агро» хуҗалыгыннан Ләйлә Нургалиева яулады. Икенче урында – С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның орлыкландыручысы Ләйлә Садыйкова. Өченчегә «Тукай азык-төлек корпорациясе»ннән Марат Вахитов билгеләнде. Җиңүчеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев хакимият исеменнән 5000, 3000, 2000 сум күләмендәге премияләр тапшырды. Катнашучыларның калганнары да бүләксез калмады, аларга 1000әр сум акча бирелде.
Концерт номерлары һәм сыгылып торган өстәлләре белән бу бәйге чыннан да зур бәйрәмне хәтерләтте. Киләсе елга әлеге слетны фермада түгел, табигать кочагында уздырырга дип тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев