Марат Әхмәтов: «Уңыш күрсәткечләрегез яхшы, республика буенча алтынчы урында барасыз»
Чәршәмбе көнне ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Тукай районына килде. Сәфәрнең беренче өлешендә ул «Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгында булып, андагы эш барышын бәяләде. Аннан вертолеттан район басулары торышын карады һәм райондагы урып-жыю кампаниясе барышы белән танышты. Соңыннан «Кама» агрофирмасының ХПК-2 бүлекчәсенең Яңа Бүләк авылы янындагы мәйданчыгында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.
Район башлыгы тарафыннан активлык күренә. Чүпле басулар да кими, күрсәткечләр дә үсә
– Игенчелеккә килгәндә, уңыш күрсәткечләре белән әйбәт барасыз. Быел республика буенча алтынчы урынга менә алдыгыз. Урак тәмамланырга вакыт бар әле, шулай да динамика яхшы. Терлекчелектә дә үсеш бар, 2017 елда районыгыз 24нче урында иде, бу елны урыныгыз 10нчы баскычта. Сез шәһәр яны районы, биредә сөт бер баш сыерга 16 түгел, ә 20 килограмм булырга тиеш. Терлекчелектә эшлисе эшләрегез әле күп, – диде Марат Әхмәтов.
– Сөт күрсәткечләре артыр, хуҗалыкларда база бар, – дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.
Аннары һәрбер хуҗалыктагы уңыш күрсәткечләренә тукталды.
– Район буенча уртача уңыш күрсәткече 34 центнер. Шулай да, районда капма-каршылык бик зур. «Гигант» хуҗалыгында көзге культуралар яхшы уңыш биреп, иң югары күрсәткеч гектарыннан 44,8 центнер булса, «Кама» агрофирмасында – 39,7 центнер, «Биклән» җитештерү кооперативында – 21 центнер, «Р-Агро» хужалыгында исә 30 центнер. «Р-Агро»да мин уңышны югарырак булыр дип өметләнгән идем. «Кама-Бекон» предприятиесе игенчелек ягыннан аксый, – диде министр.
Шулай ук орлыкчылык белән шөгыльләнүче агрофирма һәм хуҗалыкларга та тукталдылар. Марат Әхмәтов сүзләренчә, орлыкчылык белән иң югары генетик потенциаллы предприятие шөгыльләнергә тиеш, анда шулай ук уңыш күрсәткече дә беренче урында булырга тиеш.
Ягулык материалларына килгәндә, субсидияләү өчен 322 миллион сум биреләчәк, диде Марат Әхмәтов. Бүлеп исәпләгәндә, гектарына 100-120 сум туры килә. Аз булса да, ярдәм була, дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Киләсе ел уңышына әзерлек кысаларында, туңга сөрү өчен тракторлар мәсьәләсенә дә тукталдылар. Марат Әхмәтов сүзләренчә, тракторлар алу өчен 40х60 программасы янәдән старт алыр дигән өмет бар.
Аграрийларны борчыган мәсьәләләр арасында кош гриппы һәм карантинга ябылган районнар белән бәйле сораулар да булды. Марат Әхмәтов бу атна ахырына кадәр карантинның ябылачагын белдерде.
Шулай ук ашлык бәясе белән бәйле сораулар яңгырады.
– Хәзергә кайсыбер районнарда бодайның бәясе килограммына 8 сум 50 тиен, икенчеләрендә 9 сум, өченче класс бодайны 10 сумга да саталар, арпа 8 сумнан бара. Шуны әйтәсе килә, ашлыкка бәя кузгалды. Алга таба артыр дигән өмет бар. Хәзергә ашлыкны зур күләмдә сатмаска киңәш итәм. Сентябрь ае ашлык бәяләренә ачыклык кертер әле, – дип җавап бирде министр.
Очрашу азагында Марат Әхмәтов башкарма комитет җитәкчесенең эшенә дә бәя бирде.
– Район башлыгы тарафыннан активлык күренә. Чүпле басулар да кими, күрсәткечләр дә үсә, – диде министр.
Алдынгы комбайнчыларларга янәдән премияләр бирелде
Соңыннан Марат Әхмәтов «җидекөнлек» нәтиҗәләре буенча «Кама» агрофирмасының алдынгы механизаторларын һәм иң күп ашлык ташучысын бүләкләде. Болар – Нью-Холланд комбайнында 302 тонна ашлык суктырган комбайнер Глюс Галиев (ярдәмчесе Илнур Этикбаев). Әйтеп үтәргә кирәк, бу – районда иң югары күрсәткеч. Шундый ук Нью-Холландта 211 тонна бөртек суктырган Галимҗан Абдуллин, шулай ук үзенең йөк машинасында 320 тонна ашлык ташыган Илһам Гыйльметдинов бүләкләнделәр. Шуны әйтергә кирәк, республика премиясенә дәгъва кылучы иң күп бөртек суктыручылар исемлегендә районнан 21 комбайнчысы тора.
Министр киткәннән соң, калган хуҗалыкларның алдынгы механизаторларына премияне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов тапшырды. Беренче чиратта «Ярыш» хуҗалыгында булдык. Без килгән мәлдә игенчеләр арпа басуында төшке аш ашап утыралар иде. Бу атнада игенчеләр арасында Динар Шәйхаттаров өстен чыккан. Ул үзенең КЗС-812 комбайнында 63 тонна күрсәткеченә ирешкән. Ашлык ташучылар арасында Рәфыйк Сәләхов бүләкләнде. Ул 47 тонна ашлыкны чәчми-түкми амбарга алып кайтып тапшырган.
«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары борчак урып-җыю белән мәшгуль иде. Биредә абыйлы-энеле Фирзәр һәм Илмир Шәфыйковлар эшли. Фирзәр Тукано комбайнында 209 тонна суктырса, Илмир Нивада 135 тонна күрсәткеченә ирешкән. Ринат Гатиятуллин исә Дон комбайнында 166 тонна бөртек суктырган. Урып-җыелган ашлыкның 287 тоннасын Владимир Хоритонцев амбарга алып кайткан. Шунысы сөенечле, бүләкләнгән игенчеләр гел яшьләр генә булып чыкты.
«Р-Агро» хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы дип бу атнада Александр Коршунов билгеләнгән. Дон комбайнында эшләүче механизатор 179 тонна ашлык суктырган. Юрий Абызов 245 тоннаны кырдан амбарга алып кайткан. Бу атнада әлеге хуҗалыкның алдынгыларын беренче тапкыр гына бүләкләделәр.
Без килгән мәлдә «Гигант» хуҗалыгында исә комбайнчылар теземнәргә салынган арпаның җилләгәнен, көтеп, урып-җыю эшен башларга әзерләнеп торалар иде. Бу атнада иң-иңнәр арасында Ирек Димөхәмәтов билгеләнгән. Акрос комбайнын иярләгән бу егет 303 тонна ашлык суктырган. КАМАЗ машинасында Флорид Зиангиров 619 тонна ашлыкны амбарга алып кайткан. Бөртек ташучылар арасында район буенча бу иң югары күрсәткеч. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов сүзләренчә, шушы көннәрдә 1 мең тонна суктырган комбайнчыларга хуҗалык тарафыннан 5 мең сум күләмендә премия биреләчәк.
Соңыннан уңыш күрсәткече буенча беренче урында барган хуҗалыкның җитәкчесе Риф Имамовтан югары уңдырышлык серләре һәм эшләнәсе эшләр турында сораштык.
– Вакытында җирне эшкәртеп чәчсәң, вакытында урып-җыйсаң, җир үпкәләтмәс. Бернинди дә яшерен ысуллар юк, җир үзенә карата яхшы мөнәсәбәтне сизә. Алдагы планнарга килгәндә, арпаны тәмамлагач, борчак, солы культуралары калып бара. Өч-дүрт көннән язгы бодайга керергә планлаштырабыз, – диде Риф Имамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев