17 август 2018 яңалыклары
-
Татарстан электрон больничныйлар бирү буенча алдынгы 5 төбәк рәтенә керә
Бүген республикада больничный кәгазенең һәр өченчесе электрон рәвештә бирелә.
-
Рөстәм Миңнеханов Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде
Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.
-
VII Төбәк һәм милли мәгълүмат чаралары форумы: Татарстан – бөтен Россия өчен лидер
Казанда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән матбугат чаралары һәм министрлык вәкилләре милли сәясәт мәсьәләләре хакында фикер алыша.
-
Марат Әхмәтов: «Уңыш күрсәткечләрегез яхшы, республика буенча алтынчы урында барасыз»
Чәршәмбе көнне ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Тукай районына килде. Сәфәрнең беренче өлешендә ул «Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгында булып, андагы эш барышын бәяләде. Аннан вертолеттан район басулары торышын карады һәм райондагы урып-жыю кампаниясе барышы белән танышты. Соңыннан «Кама» агрофирмасының ХПК-2 бүлекчәсенең Яңа Бүләк авылы янындагы мәйданчыгында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.
-
Татарстан укучысы Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады
Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.
-
Россия юлларында видеокамералар ике тапкыр күбрәк булачак
Транспорт министрлыгы юлларда камералар санын арттырырга һәм аларның урнашу рәвешен үзгәртергә ниятли.
-
Суд карарлары үтәлмәсә, «кайнар линия»гә шалтыратыгыз
Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын яклау максатыннан 20 август көнне ТРның Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ача.
-
Торган җиребез генә түгел, мәңгелек йортыбыз да чиста булсын
Татар халкы һәрвакыт үзенең гореф- гадәтләренә, йолаларына тугры булып яши. Алар безгә ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар, шуңа күрә безне ислам диненә тоташтырып торучы, мөселман булуыбызны оныттырмаучы гаять әһәмиятле дини йолаларыбызны сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде.
-
Бабайлар әйткән : “Бүгенге көнгә карап, ноябрьнең нинди булачагын билгеләп була ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ