Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торган җиребез генә түгел, мәңгелек йортыбыз да чиста булсын

Татар халкы һәрвакыт үзенең гореф- гадәтләренә, йолаларына тугры булып яши. Алар безгә ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар, шуңа күрә безне ислам диненә тоташтырып торучы, мөселман булуыбызны оныттырмаучы гаять әһәмиятле дини йолаларыбызны сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде.

  Безнең кечкенә генә Таулык авылында да яхшы күңелле, хезмәт сөючән, туган җирнең кадерен белеп, ата- баба йолаларын хөрмәт итүче кешеләр яши. Авылыбыз үзенең чисталыгы, матурлыгы, төзеклеге белән аерылып тора. Иң мөһиме, әлеге матурлыкны авылым кешеләре ниндидер дәүләт программалары көтеп тормыйча, күмәк көч ярдәме белән булдырырга күнеккән. Торган җиребезне генә түгел, мәңгелек йортыбызны да төзекләндерү, чистарту буенча күп эшләр башкарыла. Ел саен бердәмләшеп, яз башында өмәләр ясау гадәте бар.  Зират, аның тирә ягы  кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан, аву куркынычы булган агачлардан чистартыла. Изге рамазан аенда авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашларыбызның матди ярдәме һәм уртак тырышлыгы  белән көрәк, пычкы, такталар, мәет юуу өчен алъяпкыч, халатлар алынды, зиярат кылынды. Авылыбыз уртасында әллә кайдан нур сибеп торучы мәчетебне дә тышкы яктан буяу, матурлау эшләре башкарылды. Изге Корбан бәйрәме якынлашкан көннәрдә зират коймаларын буяу буенча зур өмә оештырылды. Авыр эшне  күмәк кул җиңгән, дигәннәр борынгылар. Авылдашлар, яше –карты бердәмләшеп бик күләмле эш башкардык. Авылда туып, бүгенге көндә читтә яшәүчеләр дә бу изге эштән читтә калмады. Ә укучы балаларның  мондый өмәләрдә катнашуы аеруча куанычлы. Өлкәннәр янәшәсендә эшләп алар әби- бабаларының кайда җирләнгәнен күрәләр, мәрхүмнәргә дә игътибар, кайгырту кирәклегенә төшенәләр, иман - игелекләре арта. Шушындый изге эш нәтиҗәсендә мәңгелек йортыбыз тагын да чистарып, төзекләнеп калды. Якыннарыбызның рухы шат булсын, исәннәргә хәер –фатихада ятсыннар. Изге Корбан бәйрәме һәрбер йортка бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен.

                                       Энҗе Гимазетдинова,башлангыч сыйныф укытучысы,Таулык авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев