Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Фаил Камаев:  «Круглое Поле поселогы йөзү үзәгенә әйләнер дип ышанам»

Чәршәмбе көнне Круглое Поле поселогы халкы һәм, гомумән, барлык тукайлылар өчен тарихи вакыйга булды – поселоктагы парк янындагы мәйданчыкта республика программасы кысаларында төзелгән ябык бассейн ачылды, аңа «Акчарлак» дигән исем бирелде. Районда моңа кадәр бассейннар юк иде, бу беренчесе булды. Әйтеп үтәргә кирәк, бу көнне республиканың тагын алты районында – Мамадышта, Югары Осланда, Теләчедә, Түбән Камада, Питрәчтә һәм Кама Аланы бистәсендә нәкъ шундый типтагы бассейннар куллануга тапшырылды. 

Бассейн ачылу тантанасында видеоэлемтә аша Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул бүген Татарстанда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр булуын, республика буенча барысы 224 бассейн эшләвен билгеләп үтте.
– Бер ел дәвамында төзелгән бассейн бүген район халкы өчен үз ишекләрен ачты. Бүгеннән Круглое Поле поселогы йөзү үзәгенә әйләнер дип ышанам. Безнең төп бурычыбыз – балаларны кече яшьтән башлап йөзәргә өйрәтү. Алга таба бирегә район мәктәпләре укучылары, район оешмаларында эшләүчеләр, район халкы йөрер дип ышанам. Круглое Поле поселогы йөзү үзәге булса, Яңа поселогыннан чаңгы һәм туризм спорты үзәге ясарга, Татарстан поселогында балалар өчен төрле уеннар үзәге булдырырга планлаштырабыз, – диде Фаил Камаев. 
Башкарма комитет җитәкчесе поселокта бассейн төзүне башлап йөргән һәм республика программасына кертә алган өчен районның элеккеге башлыгы Васил Хаҗиевка зур рәхмәтен белдерде.
Тантанага башкаладан килгән кунак – Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин яңа объектның директоры Ришат Мөбарәкҗановка бинага яңа җиһазлар алу өчен 100 мең сум күләмендәге сертификат тапшырды. Бассейнга йөзү тренеры итеп Иске Җирекле авылыннан спорт мастерына кандидат Рәмзия Павлова билгеләнде.
Биредә үк район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәевка, бүлекнең баш белгече Айсылу Вәжиевага, Ришат Мөбарәкҗановка ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан килгән мактау грамоталары тапшырылды.
Кызыл тасма киселгәннән соң, барлык кунаклар суда оештырылган чыгышларны карадылар һәм бина буенча экскурсиядә булдылар. 
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев билгеләп үткәнчә, әлеге проектның суммасы 138 миллион сумнан артык. Бинада өлкәннәр һәм кечкенәләр өчен ике бассейн бар. Олы бассейнның зурлыгы 8,5х25 метр, кечкенәсе – 10х6 метр. Монда шулай ук юыну, киенү бүлмәләре булдырылган.
Бассейн бүген, ягъни җомга көнне үз эшен башлап җибәрә. Хәзергә ул көндезге сәгать 3тән кичке 10га кадәр эшләячәк. 
Сентябрь аеннан бассейнның ишекләре иртәнге сәгать 6дан кичке 10га кадәр ачык булачак. Иртәнге 6дан 8гә кадәр район халкына су коену мөмкинлеге биреләчәк, 9дан 12гә кадәр укучы балаларның физкультура дәресләре үтәчәк, аннары көндезге 2дән кичке 6га кадәр бирегә яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре киләчәк, кичке 6дан 10га кадәр кабаттан район халкы ял итә алачак.
Өлкәннәр өчен билет бәясе 150 сум, 1200 сумга абонемент алган очракта, 10 тапкыр су керергә килү 120шәр сумнан гына булачак. Балалар өчен билет бәясе 80 сум. Урында ук вакытлыча файдалану өчен су күзлеге, башлык бирелә. Су коенырга килер алдыннан табиб тикшерүен үтеп белешмә алу мөһим. Биредә су керүчеләр өчен яшь чикләүләре юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев