Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алдынгы игенчеләргә беренче премияләр тапшырылды

Узган атна азагында явып үткән яңгырлар алдынгы игенче-механизаторларны кырга чыгып бүләкләү мөмкинлеге бирмәде. Шуңа күрә, кояш чыгып кырлар җилләгәч, чәршәмбе көнне башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев «Кама» агрофирмасы, Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Гигант» хуҗалыкларының иң күп бөртек суктырган комбайнчыларына һәм күп күләмдә бөртек ташыган йөк машинасы йөртүчеләренә 3000, 2000, 1000 сум күләмендә премияләр тапшырды. Алга таба мондый бүләкне егучы комбайнда эшләүчеләргә дә бирү ниятләнә. Искә төшереп узабыз, алдынгыларны бүләкләү һәр атна саен җомга көнне төшке аш вакытына планлаштырыла.

«Кама» агрофирмасы игенчеләре районда беренчеләрдән булып көзге культураларны урып суктыруны тәмамлады. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, районда көзге культуралар биләгән тулаем мәйданның яртысыннан күбрәге әлеге агрофирмага туры килә. Бүләкләү вакытында башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев агрофирманың эшчеләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хуҗалыкның комбайнчылары арасында бу атнада иң-иңе дип Нью Холланд комбайнында 1042 тонна ашлык суктырган Глюс Галиев билгеләнгән. Икенче урында шулай ук Нью Холланд комбайнын иярләгән Галимҗан Абдуллин. Ул 966 тонна бөртек суктырган. Фәнил Минһаҗев Нью Холланд комбайнында исә 855 тонна ашлык суктырган. Йөк машинасын йөртүче Михаил Кузнецов 430 тонна бөртекне амбарга алып кайтып тапшырган. 
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта безне Иске Абдул авылы мәдәният йортының үзешчән артистлары – агитбригада каршы алды. Төшке аш вакытында игенчеләрнең күңелен күрергә, җырлап-биеп алырга килгәннәр икән.
Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин белдергәнчә, бүгенге көндә кырда 9 комбайн эшли. Хуҗалык механизаторлары тулысынча көзге бодай, көзге арыш суктыруны тәмамлаганнар. Гектарыннан уртача 30 центнер уңыш чыккан. Алга таба арпа, солы, борчак, бике һәм язгы бодай басулары калып бара.
Бу атнада Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы дип Раил Сәйфуллин табылган. Ул үзенең Дон комбайнында 211 тонна ашлык суктырган. Раил Казан шәһәренең авыл хуҗалыгы университетында белем ала. Шулай ук Сәйдәшев исемендәге хуҗалык белән килешү нигезендә стипендия алып укый. Укуын тәмамлач хуҗалыкка эшкә кайтачак. Раилнең урып-җыю чорында комбайнчы булып эшләве беренче ел гына түгел, һәр җәйне шушы хуҗалыкта ул. Комбайнчы һөнәрен сайлавы да очраклы түгел, барча туганнары авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. 
Хужалыкның иң күп ашлык ташучысы – Алмаз Разетдинов. Ул үзенең КАМАЗында амбарларга 374 тонна ашлык алып кайткан. 
– Сезнең кебек хуҗалык юк инде! Сездә техника да бер дигән, терлекчелек, игенчелек тармагы да чәчәк ата, авыл халкы да җанлы, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә дәртле. Моның һәммәсен бетерә күрмәгез, саклагыз! – диде башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев.
«Гигант» хуҗалыгында исә Акрос комбайнында эшләүче Флорис Миңнегалиев 480 тонна бөртек суктырган, ә Флорид Зиангиров КАМАЗда 617 тонна ашлыкны кырдан амбарга китергән.
«Ярыш» хуҗалыгында алдынгы дип комбайнчы Илфат Гыймазиев табылган. Урып-җыю кампаниясе старт алганнан бирле ул үзенең Дон комбайнында 204 тонна бөртек суктырган. Шофер Рәфыйк Сәләхов 420 тонна ашлыкны чәчми-түкми амбарга кайтарган. 
– «Ярыш» белән «Гигант» – элеккеге колхозларга хас мохитне саклап кала алган хуҗалыклар. Алга таба да әйбәт кенә эшләргә һәм яшәргә язсын, – дип теләде гигантлыларга һәм ярышлыларга Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев