Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районда өч мең гектар мәйданда бөртек суктырылды

Игенчеләргә көзге культураларны киләсе ун көндә җыеп бетерү бурычы куелды Бүген районның «Гигант», «Ярыш», «Кама-Бекон», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларында һәм «Кама» агрофирмасында актив рәвештә урып-җыю эшләре бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 июль иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 3,4 мең гектар мәйданда урылган, шуның 3,2 мең гектары суктырылган, бу планның 7 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 11100 тонна, уртача уңдырышлылык – гектарыннан  34,8 центнер. Урып-җыюга 45 комбайн җәлеп ителгән.

«Кама» агрофирмасы кырларында 27 комбайн эшли

Суктырылган барлык бөртекнең 8 мең тоннасы «Кама» агрофирмасына туры килә. Агрофирма җитәкчесе Рәшит Хәбетдиновның хәбәр итүенчә, бүгенге көндә игенчеләр көзге бодай җыялар. Кырда 27 комбайн, 36 йөк машинасы һәм 4 җыю бункеры эшли.
Чәршәмбе санын әзерләгәндә без дә «Кама» кырларында булып, Новотроицкое бүлекчәсе механизаторлары белән очрашып, фотога төшереп кайттык. Без килгән мәлдә камалылар Новотроицкое һәм Комсомолец арасында урнашкан 160 гектарлы көзге бодай басуында эшлиләр иде. Басуда барлыгы ун Нью Холланд һәм бер Класс комбайны эшли.
– Безнең бүлекчәдә көзге бодай культурасы 1341 гектар мәйданны били. Шуның 688 гектарын урып суктырдык инде. Уңыш начар түгел, һәр гектардан уртача 36 центнер чыга. Һава торышы мөмкинлек бирсә, өч көнлек эш калып бара. Бодайны бетерүгә, арпа да җитешер, аннары анысына тотыначакбыз, – дип аңлатып үтте бүлекчә җитәкчесе Равил Илдарханов.
Басуда комбайннар һәм йөк машиналарыннан кала, тагын бер техника эшли, бу – туплаучы бункер. Аңа урында ук комбайн суктырып алган бөртекләр бушатыла. Шунысы кызыклы, әлеге техника эчендә үлчәү урнаштырылган. Ул кайсы механизатор күпме бөртек суктырганын урында ук билгеләү мөмкинлеге бирә.
Егетләр иртә таңнан кичкә кадәр эшлиләр. Мондый мөһим чорда механизаторлар өчен иртәнге, төшке һәм кичке аштан кала, соңлаган кичке аш та каралган. 

Орлык заводы 2018 ел уңышының беренче ашлыгын кабул итте

Билгеле булганча, Россиядә орлыкчылыкны үстерүгә юнәлтелгән программа кысаларында 2012 елдан бирле Новотроицкое авыл җирлеге территориясендә югары технологияле орлык заводы эшләп килә. Әлеге предприятие Татарстандагы иң эре агрохолдингларның берсе булган «Агрокөч төркеме» составындагы агрофирмаларны элиталы орлыклар белән тәэмин итә. 
Бүген предприятиедә эшнең аерата кызган чоры – ул көн дәвамында ашлык төялгән йөк машиналарын кабул итә. Заводның җитәкчесе Айбулат Якуповның сүзләренчә, бирегә быел беренче булып шепкән (рыжик) культурасы кайтарылган, икенче көнне үк көзге бодай кабул итә башлаганнар. Гомумән алганда, бүгенгә 9 мең тонна орлык китерелгән.
Алга таба планда горчица, люцерна, рапс, люпин, борчак, соя, нут кабул итү. Гомумән алганда, завод 50 мең тонна орлык чималы кабул итеп эшкәртергә әзер. Барлык эшкәртү баскычларын узгач, 37 мең тонна орлык әзер булачак. Шуның белән завод тулысынча Зәй, Сарман, өлешчә Азнакай, Түбән Кама, Мөслим, Минзәлә районнарын орлык белән тәэмин итәчәк. Әлбәттә инде, районның «Кама» агрофирмасына чәчү өчен элиталы орлыклар калдыру каралган. Эшкәртүдән соң калган икенче фракция орлыклар элеваторга комбиазык буларак тапшырыла.
Биредә ашлыкны кабул итүдән алып, чистартып, киптереп, кондициягә китереп, сакланган орлыкны кабат басуга чәчү өчен әзерләү процессы секундына кадәр төгәллек белән компьютер программасына кертелгән. Тәүлеккә завод 3 мең тоннадан артык орлык чималы кабул итә ала. 
– Автомат-үлчәгеч аша берьюлы 3 машина ашлык кабул ителә, бушатыла. Йөк машиналары орлыкларны артка, алга, як-якларга бушата алалар – орлык төшүче тишекләр түгәрәк рәвешендә урнаштырылган. Алга таба линиягә төшкән орлыклар транспортир белән беренчел чистартуга җибәрелә. Иң мөһиме, бер линия икенчесе белән беркайчан да кисешми, шуңа күрә бер культураның икенчесе белән, әйтик, арпа белән бодайның буталу куркынычы юк, – дип эш барышы белән таныштыра Айбулат Якупов. 
– Иләк аша уздырылып чүптән арындырылган, ягъни беренче кат чистартылган орлык киптерүгә җибәрелә. Киптерү бүлекләрендә һава температурасы 41 градустан да артмый, чөнки аннан артык булса, орлыктагы аксым тарала башлый. Алга таба орлык саклау башняларына җибәрелә. Һәркайсы 1-2 тонна орлык сыйдырышлы бункерлар җирдән 6 метр өстә урнашкан. 
Кышкы чорда орлык калибрлана. Беренче чиратта аларның арасыннан урталай ярылганнары алына, аннары бөртекләр зурлыгы, озынлыгы, киңлеге, йомрылыгы һәм авырлыгы буенча бүленәләр.
Завод өчен яңарыш – Даниядән кайтарылган, орлыкларны төсе буенча аера торган машина. Чөнки арпа белән бодайны, рапс белән чүп үләнен бутавы бик җиңел. Ә әлеге машина бөртекләрне төс буенча билгеләргә сәләтле. Бүгенге көндә әлеге машинаны урнаштыралар, сентябрь башына ул эшли башлаячак.
Шушы бусагаларны үткән бөртек агулана һәм капчыкларга тутырылып складка озатыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, заводта кадрлар составының күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Технолог, баш энергетик, аның урынбасары, агроном, лаборатория мөдире, завод мастерлары – барысы да утыз яшькәчә белгечләр. Әйтик, баш инженер Равил Зарипов биредә 2012 елдан – завод ачылганнан бирле хезмәт куя. 
Җәйге чорда студентлар да эшкә җәлеп ителә. Гомумән алганда, хәзерге көндә заводта 55 кеше хезмәт куя. Эшчеләрнең күпчелеге Комсомолец поселогында һәм Новотроицкое авылында яшәүчеләр. Шулай ук Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, Иске Дөреш, Түбән Суыксу авылларыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән, күрше Сарман районыннан да килүчеләр бар. 
Авыл хуҗалыгы өчен мөһим чорда завод эшчеләре ашлыкны эш сәгате белән исәпләшмичә, ялсыз-бәйрәмсез кабул итәләр. «Төнге сәгать икегә кадәр дә эшләгән бар. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кеше өчен урып-җыю чорында туй ясау, чиргә сабышу, бәйрәм итү дигән нәрсә юк. Ашлыкны басудан кайтарып бетергәч, тынычлап ял итәрбез», – ди Айбулат Якупов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X