1 август 2018 яңалыклары
-
Мәктәп урманчылыклары II слетында Сабаның "Нургали оныклары" командасы җиңү яулады
Барлыгы Татарстандагы 30 мәктәп урманчылыгыннан 200гә якын катнашучы республиканың иң яшь урман белгече исемен яулау өчен көч сынашты.
-
Куркынычсызлык каешын тагыгыз
йон Район ЮХИДИ инспекторлары 2 августта, пәнжешәмбе көнне, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр Яр Чаллы – Сарман трассасының 3нче километрына «Тоннель» рейдына чыгачаклар.
-
Мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр
Махсус комиссия тарафыннан мондый тикшерү һәр елны яңа уку елы алдыннан үткәрелә. Быел да мәгариф идарәсе һәм күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге вәкилләре Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева җитәкчелегендә барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында булдылар.
-
Иң күп икмәк суктырган комбайнчыларга атна саен премия биреләчәк
Эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатын күздә тотып, быел иң күп ашлык суктырган механизатор-комбайнчыларга премияләр биреләчәк. Бәйгегә һәр атнаның җомгасында йомгак ясалачак.
-
Районда өч мең гектар мәйданда бөртек суктырылды
Игенчеләргә көзге культураларны киләсе ун көндә җыеп бетерү бурычы куелды Бүген районның «Гигант», «Ярыш», «Кама-Бекон», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларында һәм «Кама» агрофирмасында актив рәвештә урып-җыю эшләре бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 июль иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 3,4 мең гектар мәйданда урылган, шуның 3,2 мең гектары суктырылган, бу планның 7 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 11100 тонна, уртача уңдырышлылык – гектарыннан 34,8 центнер. Урып-җыюга 45 комбайн җәлеп ителгән.
-
Рөхсәт ителмәгән урында су коенучыларга штраф салачаклар
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә сулыкларда халык куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә кабат әйләнеп кайттылар. «Әлеге проблема бүгенге көндә бик кискен тора», – дип белдерде Кече суднолар буенча Яр Чаллы инспекторлык бүлегенең дәүләт инспекторы Илдар Шакиров.
-
Ашлык амбарларында якын арада ремонт эшләрен тәмамлау мөһим
Районда максатчан программа буенча 11 сыер фермасы ремонтлана, бүгенге көндә әлеге эш 83 процентка башкарылган. Шулай ук хуҗалыкларның дүрт машина-трактор паркында ремонт эшләре бара.
-
Таныш булган бурга оят таныш булмаган
Тукай район суды тарафыннан җинаять эше каралды
-
23 яшьлек ана өч айлык баласын тәрәзәдән ташлаган
Хатын-кызга карата җинаять эше тикшерелә.
-
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре артачак
Пенсия фондында аңлатуларынча, пенсиянең арту күләме пенсионерның иминиятләштерү взносларына бәйле.
-
Бабайлар әйткән : “Бүген коры булса, тагын 6 атна яңгыр яумас ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ