Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр

Махсус комиссия тарафыннан мондый тикшерү һәр елны яңа уку елы алдыннан үткәрелә. Быел да мәгариф идарәсе һәм күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге вәкилләре Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева җитәкчелегендә барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында булдылар.

Махсус комиссия тикшерү эшен биналарның тышкы кыяфәтен, түбәләрен караудан башлады. Соңрак санитар бүлмәләр, бәдрәфләр, җылылык һәм су белән тәэмин итү системалары, биналарның ишегалды территорияләре тикшерелде. Комиссия әгъзалары биналарда медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудырылуга, барлык кабинетларда, ашханәдә, спорт залында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә игътибар иттеләр. Шулай ук белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка каршы эш алып барылуның торышы – биналарга тикшереп кертү, аңлату почмаклары, сигнализация, видеокүзәтү җайланмалары булу тикшерелде. 
Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы Александр Сухорук, тикшерүгә нәтиҗә ясап, гомумән алганда, мәктәпләрнең янгын куркынычсызлыгына каршы торышы яхшы, документ эшләрен тәртипкә китерәсе очраклар бар дип белдерде. Ул шулай ук һәр елны укулар башлангач янгыннан котылу буенча өйрәнүләр үткәрелүен, укучылар, укытучылар һәм ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы тематикасына әңгәмәләр алып барылуын әйтеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев