Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөхсәт ителмәгән урында су коенучыларга штраф салачаклар

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә сулыкларда халык куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә кабат әйләнеп кайттылар. «Әлеге проблема бүгенге көндә бик кискен тора», – дип белдерде Кече суднолар буенча Яр Чаллы инспекторлык бүлегенең дәүләт инспекторы Илдар Шакиров.

Аның хәбәр итүенчә, республикада быелгы су коену сезонында 60ка якын кеше суга баткан. Шуларның 4есе безнең район территориясендә. Узган ел исә коену сезонында районда ике кешенең гомере өзелгән булган. Саннардан күренгәнчә, үлемнәр саны ике мәртәбә арткан. Үлүчеләр, нигездә, алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә суга керүчеләр. «Быелгы бәхетсезлек очракларының берсе Бәтке авыл җирлеге территориясендә, калганнары Кече Шилнә җирлегендә – Кама елгасы акваториясендә булды», – дип белдерде Илдар Шакиров. «Су керүнең тыелуы турында язылган аншлагларны карап чыктык. Алар күпчелек урыннарда ныклы итеп урнаштырылмаган, кайда А4 форматындагы кәгазьләргә генә язып куелган. Җилдә очып та китәләр», – диде инспектор. Авыл җирлекләре башлыкларыннан аншлагларны тәртипкә китерүне сорады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев бу эшкә бакчачылык ширкәтләре рәисләрен дә җәлеп итәргә кушты. Чөнки әлеге ширкәтләр янында да сулыклар бик күп. 
«Су коенырга ярамый» дигән аншлаг куелган җирдә коенасың икән, бу – кагыйдәләрне бозу дигән сүз. Мондый очракта административ җаваплылыкка тарту да карала. Шулай итеп, суга батуларны кисәтү һәм киметү максатыннан, авыл җирлекләре башлыклары хәзер рөхсәт ителмәгән урында су коенучыларга карата административ беркетмәләр дә төзи башлаячаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев