Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Барлык чәчүлек мәйданның 27 проценты суктырылды

Республика буенча җәйге чорда һава һәм туфрак корылыгы күзәтелде. Явым-төшем нормасы 170 мм булса, бу чорда 70 мм гына яуган. Агымдагы ел көзге культураларның өстенлеген күрсәтте. Сабан культуралары җәйге һава торышы аномалияләренә күбрәк бирешә икән. Бу турыда Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Узган атна ахырында яуган яңгырлар районда кыр эшләре барышын әкренәйттеләр. Игенчеләргә якшәмбе көнне генә кырга чыгу мөмкинлеге туды. Бүген инде хуҗалыкларда тулы куәтенә урып-җыю эшләре бара. Вакыт бик тә кысан булу сәбәпле, аграрийлар яңгырсыз көннәрнең бер сәгатен дә бушка сарыф итмәскә тырышалар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 август иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 11,6 мең гектар мәйданда урылган, шуның 11,5 мең гектары суктырылган, бу планның 27 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 38 мең тонна, шуның 30 мең тоннасы көзге бодай, 4 мең тоннасы – арыш. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 33,7 центнер. Иң югары уңыш күрсәткече «Гигант» хуҗалыгында, биредә һәр гектардан 44,8 центнердан артык уңыш чыга. 
Аграрийлар көзге культураларны урып-жыюны тулысынча тәмамладылар. Бүгенге көндә хуҗалыкларда арпа басуында эшлиләр. «Гигант» хуҗалыгы бу культураны да урып-жыюны тәмамлады, бүгенге көндә алар борчак суктыру белән мәшгуль. Гектарыннан чыккан уңыш уртача 25 центнер тәшкил итә.
 «Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгы районда беренчеләрдән булып язгы бодай суктыруга кереште. Минталип Исмәгыйлевич сүзләренчә, гектарыннан якынча 40 центнер уңыш көтелә.
Урып-җыю кампаниясе белән беррәттән көзге чәчү өчен җир эшкәртү эшләре бара. Көзге культуралар өчен район буенча 9,8 мең гектар җир әзерләнгән. Шушы көннәрдә «Гигант» хуҗалыгы көзге культураларны чәчәргә кереште. Пландагы 120 гектар көзге арышның 60 гектары чәчелгән.
Район хуҗалыкларында көзге чорга терлек азыгы әзерләү дә туктап тормый. Бүгенге көндә район буенча бер баш шартлы терлеккә 16,9 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
Бүген, чәршәмбе көнне, эшлекле сәфәр кысаларында районга Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килә. Ул хуҗалыкларның басулары торышын вертолет белән карап чыгачак һәм урып-җыю барышы белән танышачак. Шулай ук «җидекөнлек» йомгаклары буенча иң күп бөртек суктырган игенчеләргә премия бирү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев