Боерган авылы суга туенырмы?
Боерган авылында халык бүген су җитмәүдән интегә. Ниһаять, авыл халкы бәхетенә, җанга тигән мәсьәләнең чишелү юллары табылган. Билгеле булганча, республика бюджеты хисабыннан районда һәр елны өчәр авыл җирлегенә грант бирелә. Быел әлеге грантның берсе Боерганга бүленгән.
Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камиляновның хәбәр итүенчә, бу авылда 455 кеше пропискада тора, 200дән артык шәхси хуҗалык исәпләнә. Авылда җәй көне генә яшәп, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр дә күп. Барысын да чиста су белән бер генә скважина тәэмин итә, анысы да биш кенә куб метр сыйдырышлы икән. Аның авыл халкы ихтыяҗын канәгатьләндерергә көче җитми. Әлеге проблема аеруча җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә көчәя. Авылга шәһәрдә яшәүчеләр ашыга, бакчада эшли, су сибә, мунча яга. Андый көннәрдә Иске Боерган урамында яшәүчеләр бөтенләй сусыз кала икән.
– Әлеге проблема авыл халкын күп еллар борчый инде. Кызу, кояшлы көннәр җитү белән су юкка чыга. Яңгырлы көн булса – су бар. Шуңа күрә, янгыр килә башласа, без сөенәбез. Һәр көнне, су килгән вакытны чамалап торып, бар булган савытларга тутырып калу гадәткә керде инде. Әле анысы да савытта чиста килеш тормый бит – исләнә. Мунча керү атнага бер генә тәти, керне машинага иртән тыксаң, икенче көнгә генә аласың. Элек ичмасам колхоз тракторы белән су алып киләләр иде, хәзер анысы да бетте. Хәле булганы чишмәдән төшеп су ала, бара алмаганы суга тилмереп ята инде. Аеруча балалы гаиләләргә авыр. Керен чайкарга, баласын юындырырга кирәк. Бер елны Әнвәр Әхтәмовларның абзарында, Флүзә Сәлимоваларның хуҗалыкларында янгын чыкты. Бу хәл көзгә таба булды. Көннәр катырганга, җыеп куйган суларны түккән идек. Янгын башланган мәлдә беребездә дә бер тамчы су булмады. Янгын сүндерүчеләр килгәнче буадан чиләкләп ташыдык. Бар авыл белән янып бетәрбез дигән идек инде, ярый әле җил икенче якка борылды, шулай гына исән калдык, – дип сөйләде Боерган авылында яшәүче Гөлсинә Галиева.
Авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камиляновның белдерүенчә, ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан бүленгән 1 миллион сум күләмендәге грантка яңа скважина кую планлаштырыла. Бүгенге көндә скважина бораулау эше, ягъни эшне башкаручыны билгеләү тендерга куелган. Өч атнадан подрядчы билгеле булачак. Якынча бер айдан соң эш башланыр дип көтелә. Скважина куюдан кала, тагын 200 метрда суүткәргеч тә сузу каралган. Бу эш үзара салым акчасына эшләнер дип ниятләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев