Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Колосок» балалар бакчасында ремонттан соң яңа төркем ачылачак

Кече Шилнә авылының «Колосок» балалар бакчасында күптәннән көтелгән төзекләндерү эшләре башланды. Әлеге күләмле эшнең иганәчесе – «Ритэк» компаниясе. Алар булышлыгы белән балалар бакчасында 15 миллион сумлык ремонт үткәреләчәк.

– Балалар бакчасы бинасы 1986 елда төзелгән. Шушы көннәргә кадәр, косметик ремонттан кала, бинада бернинди төзекләндерү эшләре узмады. 32 ел дәверендә түбә нык таушалды, яңгыр яуган саен йокы бүлмәләрендә, коридорларда су тамып утыра иде. Дымлылык аркасында диварлардан штукатурка кисәкләре коела иде, – дип, бинадагы кимчелекләр белән таныштырды «Колосок» балалар бакчасы мөдире Алия Вилданова. 
Җанга тигән икенче мәсьәлә – бүлмәләрдәге түбән һава температурасы. Элеккеге чуен батареяларның бар бүлмәләрне тиешенчә җылытырга көче җитмәгән. Бу проблема хәл ителмәгәнгә борчылган ата-аналар хәтта прокуратурага да мөрәжәгать иткәннәр. 
Һәрдаим күтәрелүче тагын бер мәсьәлә – балалар бакчасында җирлектәге бар балага да урын җитмәү. «Колосок» балалар бакчасы Кече Шилнә авыл җирлегенә керүче биш авылга берәү генә. Биредә елдан-ел торак төзелеше киңәя, яңа йортлар күз иярмәс тизлектә арта, яшь гаиләләр килеп төпләнә. Бүгенге көндә 75 бала бакчага йөрсә, җирлек буенча тагын 50гә якын сабый үз чиратын көтеп тора.
«Колосок» балалар бакчасы мөдире Алия Вилданова сүзләренчә, әлеге ремонтны сабыйларның ата-аналары күптән көткән. Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә бакчаның вакытлыча эшләмәвенә дә әти-әниләр ризасызлык күрсәтми, балаларга тиешле шартлар булсын өчен алар күпме көтәргә дә әзер.
Район башкарма комитетының капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Фәнис Сәетгәрәев сүзләренчә, әлеге объектта капиталь ремонт эшләре моннан бер ай чамасы элек башланган. Төзекләндерү барышында балалар бакчасының түбәсе ябылачак, барлык инженерлык коммуникацияләре алыштырылачак. Болар – җилләтү, җылыту системалары, канализация, электр һәм суүткәргечләр. Шулай ук бинаның фасады җылытыла, барлык бүлмәләрнең стеналары яңартыла. Сабыйларга тагын да уңайрак шартлар тудыру максатыннан, бинаның беренче катында идән җылытылачак. Ремонттан соң икенче катта өстәмә ике бүлмә ачылачак. Шулай ук 25 балалык яңа төркем ачу мөмкинлеге туачак. Килешү буенча, төзекләндерү эшләре көз башында тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев