Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Балкыш» лагере янәдән балалар өчен үз ишекләрен ачты: яңа урында һәм яңача форматта

Билгеле булганча, «Балкыш» лагере районда 22 ел рәттән эшләп килде. Иң башта лагерьның сменалары Борды авылы мәктәбе базасында узса, соңгы елларда «Балкыш» балалары Новотроицкое авылында ял итәләр иде. Бу елны республика бюджеты хисабына Иске Дөреш авылы мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде. Биредә үк – табигатьнең матур бер почмагында һәм бөтенләй башка форматта «Балкыш» лагере эшли башлады. 10 август көнне өр-яңача җиһазландырылган лагерь үз ишекләрен 7 яшьтән башлап 15 яшькә кадәрге 60 балага ачты. Шуны әйтергә кирәк, лагерь үз эшен ел әйләнәсе алып барачак.

18 көнгә сузылган смена быел берәү генә булачак. Ял итүчеләр арасында опекага алынган, социаль яктан авыр хәлдә булган балалар, шулай ук спорт бәйгеләрендә җиңүче балалар да бар.
Капиталь ремонттан соң лагерьда ял итүче балалар өчен спорт залы, актлар залы, ашханә, йокы бүлмәләре, юыну бүлмәләре, иркен фойе булдырылган. Һәрбер бүлмә өр-яңа кирәк-ярак белән җиһазландырылган.
Смена барышында укучылар белән Круглое Поле поселогында яңа ачылган «Акчарлак» бассейнына йөзәргә бару планлаштырыла, калган көннәрдә балалар каникулларының соңгы көннәрен саф һавада, төрле спорт уеннары, кызыклы креатив бәйгеләр белән файдалы итеп үткәрәчәкләр.
Вожатыйлар, үткән елдагыча, Казан шәһәренең югары уку йортларында белем алучы студентлар. Алар башкалабызда КВН уеннарында катнашалар һәм үзләренең шәкертләрен дә шушы шаян уенның үзенчәлекләренә төшендерәчәкләр.
Киләсе җәйгә лагерьда дүрт смена эшләячәк. Һәрберсе 18әр көн барачак һәр сменаның үз тематикасы булачак. Ел дәвамында исә лагерь олимпиадалар үзәгенә әйләнәчәк – лагерь базасында укучылар төрле фәннәрдән олимпиадаларга әзерләнә һәм катнаша алачак. Көзге, кышкы, язгы каникулларда укучылар өчен төрле уеннар һәм бәйгеләр оештырылачак. Шулай ук районның укытучылары өчен биредә квалификацияләрен күтәрү курслары уздыру каралган.
Сменаның ачылышы көнендә Яңа поселогыннан бирегә килгән Андрей Озеров белән сөйләшеп алдык. Малай лагерьга «беренче юл салучы» буларак уй-кичерешләре белән урнаклашты.
– Моның кадәр матурлыкка нык сөендек. Бүлмәләр иркен, бар да яңа. Алга таба шушы матурлыкны ватмый-бозмый ял итәрбез дип ышанам, – диде Андрей.
«Балкыш» лагереның Иске Дөреш мәктәбе базасына күчерелүе очраклы булмагандыр. Балалар өчен саф һава, транспорт тавышлары да юк, тынлык. Биредәге табигать күренеше дә сокланырлык, мәктәп авылдан читтәрәк, агачлар белән әйләндереп алынган матур бер аланлыкта урнашкан.
 Лагерь территориясендә бүгенге көндә дә төзекләндерү эшләре бара. Шулай ук, лагерьга туры бару өчен Яр Чаллы-Сарман трассасыннан юл салына. 2020 елга кадәр лагерь каршында спорт мәйданчыгы да булдырылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X