Эльвира Абдуллина автор яңалыклары
-
Бәхетем – туган авылымда
Район алдынгылар слетында Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның 31 алдынгы хезмәтчәне сәхнәгә менде. Алар арасында механизатор Фәрит Дәүләтгәрәев та бар иде. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
«Гигант» хуҗалыгы киләчәкне күзаллап эшли
«Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов 2018 елны уңышлы тәмамладык дип исәпли. 2019 елга ул тагын да югарырак планнар куя. Болар – савым сыерларның баш санын арттыру, чәчүлек җирләрдән күбрәк уңыш алу, яңа төзелеш эшләре алып бару. Әлеге юнәлешләр буенча күптән түгел район хакимияте белән дә килешү төзелде.
-
Калмаш – гади җирлек түгел
Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү буенча комиссия янәдән үз эшен башлап җибәрде. 2019 елда беренче семинар Калмаш авылында узды. Анда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, хакимият белгечләре, башка авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
-
Субсидия алуда фермерларга ярдәм итәләр
2019 ел районда кече эшмәкәрлек ярдәм итү елы итеп игълан ителде. Авыл фермерларына субсидияләр алуда ярдәм күрсәтү йөзеннән, районда комиссия эшли башлады. Ул эшмәкәрләргә документ җыюда булыша, юридик яктан ярдәм итә.
-
Районның алдынгы савымчысы Наталья Пономарева
Шимбә көнне Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында Тукай районы алдынгылары слеты уза. Чарада һәр тармакның 2018 елда югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт ияләре бүләкләнәчәк. Чакырылган кунаклар арасында «Р-Агро» хужалыгы сыер савучысы Наталья Пономарева да бар.
-
Күзкәй авылы «скандинавчылары»
Хәзер урамнарда, паркларда ике таякка таянып йөрүчеләр күбәйде. Берән-сәрән дә, төркемләп тә йөриләр. Скандинавларча йөрү дип атала спортның бу төре. Ул узган гасырларның 30нчы елларында ук Финляндиядә барлыкка килгән. Бу – актив яшәү рәвешенең гади һәм арзанлы төре.
-
Кече Шилнә: үсешкә юнәлеш
Җыеннар Кече Шилнә авыл җирлегендә төгәлләнде. Быел биредәге очрашу узган елларга караганда чагыштырмача тыныч узды, сораулар да алай күп булмады. Чөнки 2018 елда җирлектә башкарылган эшләрнең исемлеге шактый зур. Җирлек башлыгы итеп узган елның сентябрендә генә сайлап куелган яшь җитәкче Адель Даутов аларга нәтиҗә ясады, планнары белән таныштырды.
-
Район башлыгы Иске Җирекледә кемнән канәгать түгел?
Авыл җирлекләрендә район җитәкчеләре катнашында халык җыеннары дәвам итә. Иске Җирекле авылында да шундый очрашу узды. Монда 2000гә якын кеше яши.
-
«Сездән – җырчы, миннән – баян»
Сәмәкәй авыл җирлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Җыенда ул 2018 елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты, быелга планнары белән уртаклашты.
-
Перспективалы крестьян-фермер хуҗалыгы
Калмаш авылы эченнән үтеп, уңга борылу белән элеккеге хуҗалыкның ташландык тораклары күзгә чагыла. Сикәлтәле юл буйлап бераз узгач, ике катлы заманча бина күренә. Бу – «Фролов» крестьян-фермер хужалыгының бытбылдык йомыркасы һәм ите җитештерүче предприятиесе. Әлеге юнәлештә эшләүче фермалар арасында Фроловларныкы җитештерүчәнлек күрсәткечләре буенча Татарстанда иң югарысы.
-
Һәр тиен исәптә
Новотроицкое авыл җирлегендә халык җыены узды. Очрашуга район башлыгы Фаил Камаев, хакимият, район оешмалары вәкилләре һәм белгечләре килде.
-
«Яшьрәк булсак, фермага кабат килеп эшләр идек»
Якшәмбе көнне Сәйдәшев исемендәге хуҗалык бәйрәм оештырды. Бу юлы күп еллар шушы хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен. 100гә якын кеше Мерәс һәм Иске Абдул авылларындагы заманча яңа терлекчелек комплексларын карады. Күбесе мондагы эш шартларын күреп шаккатты. Алар бик авыр шартларда эшләгәннәр икән. Хәзер кул эшен күрмисең дә.
-
Хоккей – кыюлар уены
Яңа ел каникуллары авыл халкы өчен спорт чараларына бай булды. Районның барлык авыл җирлекләрендә шугалаклар эшләде, чаңгы ярышлары узды.
-
Яңа ел Түбән Суыксудан башланды
Түбән Суыксу авылы тукайлыларны үзендә җыйды. Биредә районның төп чыршысын урнаштырдылар. Аны ачу тантанасында барлык авыл халкы, район җитәкчеләре һәм күпсанлы кунаклар катнашты.
-
Суыксуда – Венгрия сөтбикәләре
«Тукай азык-төлек» корпорациясенең терлекчелек комплексына Венгриядән 110 баш нәселле тана кайтты. Тәүлегенә 35 литрга кадәр сөт бирә торган әлеге маллар безнең шартларга ничек ияләшә?