Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сездән – җырчы, миннән – баян»

Сәмәкәй авыл җирлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Җыенда ул 2018 елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты, быелга планнары белән уртаклашты. 

2018 елда республика программасы кысаларында Сәмәкәй авылында спорт мәйданчыгы төзелде. Ата-аналар бик шат: балаларга уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә урын булды. Быел бу спорт мәйданчыгы тагын да камилләштереләчәк, – дип вәгъдә итте район башлыгы. «Урамнарны яктырту» республика программасы кысаларында Сәмәкәйдә 150, Күгәш авылында 550 метр электрүткәргеч чыбыклар алыштырылган, 14 яктырткыч урнаштырылган. Гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау кысаларында республика бюджеты акчалары хисабына Сәмәкәйдә плотинага капиталь ремонт үткәрелгән. Үзара салым акчасын исә Сәмәкәй һәм Күгәш авылларында зират коймалары ясауга тотканнар. Быел җыелган акчага юллар төзекләндереләчәк.
Сәет авылы районда имин территорияләрнең берсе дип исәпләнә. Җыенга килгән кунак – ТР Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин да авыл урамнарының чиста, якты булуын билгеләп үтте. 
Бүген җирлекнең төп таянычы – «Ирек» җитештерү кооперативы. Ул халыкны эш белән дә тәэмин итә, авыл проблемаларын чишүгә дә үз өлешен кертә. Бүгенге көндә кооперативта сөт күләмен арттыру, нәселле терлек үрчетү буенча актив эш алып барыла. «Ирек» кооперативы районда беренчеләрдән булып Венгриядән нәселле таналар кайтартты. 
Җирлектә үз хуҗалыгында терлек тотучылар саны көннән-көн арта. Андыйларга һәр яклап ярдәм итү каралган. Район башлыгы Фаил Камаев фермерларга ярдәм итү буенча республика программалары турында сөйләде. «Савым сыерларны 8 башка кадәр җиткерү өчен сарай төзегәннәргә хөкүмәт 400 мең сум акча бирә», – дип искәртте. Районда шул программада катнашу өчен юридик ярдәм күрсәтү буенча махсус төркем оешкан.
Халыкны иң борчыган нәрсә – Күгәш һәм Оргыды авылларында Интернет булмау. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик үртәлә моның өчен: «Үлгәнче Интернет кулланып кала алабызмы инде?» – дип, эмоцияләргә бирелүчеләр дә булды. Район җитәкчелеге проблеманы яхшы белә. Кызганычка каршы, райондагы 89 авылның яртысында шул хәл. Бүген «Электр челтәрләре компаниясе» ААҖ, «Таттелеком» ААҖ белән берлектә авылларны Интернет белән тәэмин итү проекты төзелә.
Чаллының күп балалы 277 гаиләсенә Сәмәкәй авыл җирлегеннән җирләр бүлеп бирелгән. Алар электр белән генә тәэмин ителгән. Газ, су, юллар юк. Бу, билгеле, җирлекнең башкарма комитеты дәрәҗәсендә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Бу юнәлештә республика күләмендә эш алып барыла.
Сәмәкәй һәм Күгәш авылларының инвалидлар һәм ветераннар оешмасы рәисе Гөлфия Петрова мәдәният йортында чаралар уздыру өчен баян юклыгына хафаланды. Юкса, авыл талантларга бай. Алар һәртөрле чараларда, конкурс-бәйгеләрдә катнашып танылалар. Район башлыгы җәмәгать эшләрендә катнашучы ханымның сүзләренә җавап итеп: «Сездән җырчы, миннән – баян», – дип белдерде. Фаил Камаев, авылның тулы канлы тормышында биредә яшәүчеләрнең роле зур булуын ассызыклады. 
Аннары Сәмәкәй – районның саф татар авылларының берсе. Быел җәй көне «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышын уздыру планлаштырыла. Монда алар өч көн дәвамында татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләре, үзенчәлекле һөнәр ияләре белән танышачаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев