Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр тиен исәптә

Новотроицкое авыл җирлегендә халык җыены узды. Очрашуга район башлыгы Фаил Камаев, хакимият, район оешмалары вәкилләре һәм белгечләре килде. 

Авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова җирлекнең 2018 елдагы социаль-икътисадый үсеше һәм 2019 елга планнары белән таныштырды. Докладтан күренгәнчә, биредә социаль мәсьәләләр уңышлы хәл ителә. Узган ел Суровка авылында 1 млн сумлык дәүләт гранты хисабына су башнясы урнаштырганнар. Шулай ук дәүләт программасына кереп, Новотроицкое авылының Ленин урамына асфальт түшәлгән. Бу эшләрне авыл халкы күптәннән көткән булган. Садовая һәм Зеленая урамнарын һәр яз көне таудан төшүче кар сулары баса торган булган. Ниһаять, бу «сакаллы» проблемадан да арындылар, суны читкә юнәлдерү өчен ясалма корылма төзелде. 2019 елда «Урам-юл челтәрләре ремонты» дәүләт программасына кереп, Суровканың Юность һәм Вишневая урамнары төзекләндереләчәк. 
Әмма җыенда катнашучылар байтак урамнарга ремонт кирәклеген искәрттеләр. Әйтик, Суровканың Дуслык һәм Тынычлык урамнарында яшәүчеләр борчылуларын җиткерде. Соңгылары үзләре һәр гаиләдән 10ар мең сум акча җыеп, урамнарын тигезләп, киртә урнаштырган булган. Тик бу административ хокук бозу. Район башлыгы катгый төстә фәкать тиешле юл билгесе торырга тиешлеген искәртте. Дуслыкта яшәүчеләр район хакимиятенә юл төзелешенә акчалата кушылу турында тәкъдим белән чыктылар.
Рима Волкова хәл итәсе мәсьәләләр исемлеген Новотроицкое авылы мәдәният йортының ремонт таләп итүеннән башлады. Хәзерге көндә ул ябык. «Авыл клубы» дәүләт программасы буенча бинага капиталь ремонт быел үткәреләчәк.
Новотроицкое авыл жирлегендә актив төзелеш алып барыла. 2018 елда гына 111 йортта өй туе узды. Шуңа күрә йортларга газ, су кертү проблемасы бик актуаль. 2019 елда Суровка авылында урнашкан 500 участокка газ кертү турында проект бар. Бу – дәүләт программасына керү мөмкинлеге. Фаил Камаев: «Әлеге мәсьәләне хәл итү зур казаныш», – дип ассызыклады. Новотроицкоеның да 35 яңа йорты газга чиратта тора. Яңа йортларга су кертү проблемасы буенча да актив эш алып барыла. 
Бүгенге көндә җирлектә яшәүчеләр саны – 3119. Шуңа бәйле төстә, мәктәп һәм балалар бакчасында урын җитмәү мәсьәләсе актуаль. Ләкин эшләнәсе эшләр планында беренче чиратта Әҗмәкәй һәм Олы Шилнә авылларына бакча төзү күздә тотыла, чөнки аларда бакча бөтенләй юк. Аннары федераль һәм республика программаларына кереп – Новотроицкоеда. Ә хәзергә Фаил Камаев бакчада өстәмә төркем җыярга киңәш итте. 
Үзара салым җыю күрсәткечләре буенча – Новотроицкое авылы аутсайдерлар рәтендә. Бу салымның җирле мәсьәләләрне хәл итүгә каралганы искәртелде. Кайбер чыгыш ясаучылар бу җыемнарның максатчан тотылуына ышанмый. Әйтик, Күперле авылыннан килгән ханым үзләренең урамнарын төзәткәндә вак таш өчен артык зур сумма күрсәтелде, чынлыкта чыгымнар ул кадәр түгел дип шиген белдерде. Моңа җавап итеп житәкчеләр үзара салым акчасы тиененә кадәр исәптә, теләгән кеше авыл советында документлар белән җентекләп таныша ала, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев