Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Гигант» хуҗалыгы киләчәкне күзаллап эшли

«Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов 2018 елны уңышлы тәмамладык дип исәпли. 2019 елга ул тагын да югарырак планнар куя. Болар – савым сыерларның баш санын арттыру, чәчүлек җирләрдән күбрәк уңыш алу, яңа төзелеш эшләре алып бару. Әлеге юнәлешләр буенча күптән түгел район хакимияте белән дә килешү төзелде.

Быел чәчүлек җирләрнең мәйданы шул ук күләмдә кала. Мул уныш алуның төп шарты – тиешле дәрәҗәдә минераль ашламалар кертү, ди җитәкче. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, һәр гектарга уртача 40ар килограмм минераль ашлама тупланган. Шушы көннәрдә 100 тонна тирәсе өстәмә ашлама кайтару планлаштырыла. 
Җитәкче сөтчелекне хуҗалыкның төп локомотивы дип саный. Бүгенге көндә предприятиедә 2 мең башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 660ы – савым сыерлар. Узган ел тулаем савым 4 мең 71 тонна тәшкил иткән, 79 млн 335 мең сумлык продукция җитештереп сатылган. 
Савылган сөт күләмен арттыру өчен, беренче чиратта, мал башын саклап калу мөһим. Бу юнәлештә хуҗалыкта актив эш алып барыла. Лейкоз, тояк авырулары булдырмас өчен белгеч кадрлар эшкә алынган. Савым сыерларның баш санын арттыру өчен, таналар төркеме кертергә планлаштыралар. Быел Венгриядән нәселле таналар алып кайту да күздә тотыла.
Күптән түгел район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләре Киров өлкәсенең Киров исемендәге совхозы тәҗрибәсен өйрәнеп кайткан иде. Биредә алар 500 баш терлеккә исәпләнгән ферманы, саву залын карады, ризыкның сыйфатын өйрәнде. Делегация составында Риф Имамов та бар иде. Бу сәфәр турында ул болай фикерли: «Тукай районы хуҗалыклары Киров өлкәсенә караганда начар яшәми. Кировлылар азык рационына нык игътибар бирә. Без дә рацион белән аерым эшләүче белгеч алу кирәк, дип уйлыйбыз», – ди ул.
Быел «Гигант»та 400 башка исәпләнгән саву залы төзелә башлый. Июнь аенда бинанының стеналарын күтәреп бетерергә, түбәсен ябарга ниятли җитәкче. Аннары – монтаҗлау эшләре. Саву залына заманча җиһазлар куелачак. Сыерны саву урыны параллель тибында эшләнәчәк. Әлегә мондый технология районда Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта кулланыла.
Хуҗалык хезмәтчәннәрен торак белән тәэмин итүгә дә аерым игътибар биреләчәк. 2018 елда ике йорт куллануга тапшырылган. Хәзер хуҗалык төзегән өйләрнең гомуми саны 48гә җитте. Аерым бер поселок дисәң дә була. «Узган ел йортларга ут, су, газ кертү эшләрен тәмамладык. Юл гына саласы калды. Анысын да киләсе елларда республика ярдәме белән эшләп чыгарбыз, дип уйлыйм», – ди җитәкче.
Әйе, барысын да кадрлар хәл итә. Хәер, хуҗалык эшче көчләргә кытлык кичерми. Сыер савучылар арасында бүген Надежда Романова, Елена Гәрәева, Мәхфия Кәримова, Роза Хәмәдиева алдынгылар исемлегендә. Алар турында Риф Хәниф улы: «Бу ханымнар – хужалыкның тоткасы. Дүртесенә гомуми хезмәт стажы 113 елга тула», – ди. Билгеле, уңышка ирешүләренең төп нигезе – тырышлык, эшчәнлек, җаваплылык.
Елена Гәрәева – тумышы белән Яңа Гәрдәле кызы. Хуҗалыкта 29 елга якын сыер сава. Хезмәттәшләре турында да ул бик җылы фикердә: «Ярдәмләшеп, тәҗрибә уртаклашып, тату эшлибез», – ди. Ә Мәхфия Кәримова бирегә 1986 елда Минзәлә районыннан килеп төпләнгән. Шәһәрдә бәхет эзләп йөрмәскә, сыер савучы булып урнашырга карар иткән. «Эшләгән, иренмәгән кешегә авылда да тормыш яхшы», – ди ул. Хуҗалыкта ул 13 елдан артык хезмәт куя. Роза Хәмәдиева исә предприятиедә ире Рәйхан белән бергә эшли. Роза ханымның хезмәт стаҗы 36 елга якын, Рәйхан Рәхимович бүген директорның терлекчелек буенча урынбасары. Хезмәт шартларыннан алар бик канәгать. «Хезмәтеңне яратып башкару кирәк. Хәзер эш бик күпкә җиңел. Кул белән сөт саву, чиләкләп азык, барда ташу ерак үткәндә калды. Терлекне эчертү-ашату – бар да механикалаштырылган. Эшләгән өчен хезмәт хаклары да начар түгел», – ди ул. Ә Надежда Романова ире Василий белән бирегә Аксубай районыннан килеп төпләнгәннәр. Эшкә урнашканнарына 38 ел. Ире – терлек караучы. Өйдә дә, эштә дә бергә алар. «Парлап хезмәт итү җиңелрәк», – диләр.
Бу дүрт ханымны замана хатын-кызларына хас күп сыйфатлар берләштерә. Алар хезмәтләрендә алдынгылар, өйдә менә дигән хуҗабикәләр, кайгыртучан тормыш иптәшләре, балалары-оныклары өчен җан атып торучы әниләр һәм әбиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев