Якты юл
  • Рус Тат
  • Калмаш – гади җирлек түгел

    Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү буенча комиссия янәдән үз эшен башлап җибәрде. 2019 елда беренче семинар Калмаш авылында узды. Анда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, хакимият белгечләре, башка авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

    Комиссия үз эшен авыл советы бинасыннан башлады. Монда бер түбә астында балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, почта һәм Саклык банкы бүлекләре урнашкан. Авыл кешеләренә аларның бергә булуы уңайлы. Әмма, авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина әйтүенә караганда, пенсия алган, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән көннәрдә почта һәм банк бүлекләрендә алма төшәр урын да калмый. Монда якында урнашкан Күзкәй, Югары Байлар, Калмия авылларыннан җыелалар. Сәбәбе – ул авылларда почта бүлекләре юк.
    Мәдәният йорты – авыл халкы өчен ял үзәге. Калмаш авылында аның бинасы 1980 елда төзелгән. Шунда ук китапханә һәм музей урнашкан. Мәдәният йортына 40 ел эчендә бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. 2016 елда 1 млн сум күләмендәге грант исәбенә тамаша залының сәхнәсе ремонтланган, урындыклар алмаштырылган. Бина газ белән җылытыла. Әмма мәдәният йорты хезмәткәрләре салкын булудан зарлана – ишек, тәрәзәләр тузган. Бу мәсьәлә буенча җирлек башлыгы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага да мөрәҗәгать иткән. 
    Мондый семинарларда шәхси-ярдәмчел хуҗалыклар аерым игътибар үзәгендә. Чөнки авылның социаль-иктисадый тормышына алар эшчәнлеге турыдан-туры йогынты ясый. Калмаш авылында күпләп мөгезле эре терлек асрамыйлар – ике авылга нибары 108 баш мал бар. Калмаш авылында яшәүче Рәдиф Садриев үз хуҗалыгында 3 савым сыер һәм 2 бозау тота. Фермер хуҗалыгы киңәергә, яңа сарай төзергә планлаштыра. Чыгымнарны үз акчасы хисабына гына күтәрергә ният итә фермер. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров аны республикада эшләп килүче «Кече ферма» программасында катнашырга чакырды. Савым сыерлар башын 5кә кадәр җиткерсәң, төзелешкә тотылган акчаның 200 мең сумын кире кайтарып була.
    Игенче авылында яшәүче Илсөяр Нуретдинованың өч савым сыеры бар. Терлекләр көненә 50-60 литр сөт бирә. Фермерның экологик яктан чиста сөтен авыл кешеләре сатып ала. «Артып калганы юк, алып бетерәләр», – ди ул. Фермер савым сыерлар башын 8гә кадәр җиткерергә уйлый. Республикада авыл эшмәкәрләренә ярдәм итүче программалар барлыгын ишеткән. «Программада катнашырга иде», – ди фермер.
    «Фролов» крестьян-фермер хужалыгы да шушы җирлектә. Ул бытбылдык йомыркасы һәм ите җитештерә. Фермерлар 2012 елда ташландык терлек корпусларын төзәтеп, үз эшләрен башлады. Хәзер җитештерүне арттыру өчен яңа биналар төзи. 
    Авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина җирлекнең социаль-икътисадый үсеше буенча хисап тотты. Бүген пропискада 1386 кеше теркәлгән. Калмаш авылы мәктәбендә 100 бала белем ала. Балалар бакчасына 68 сабый йөри, 28 бала үз чиратын көтә. 
    Калмаш авылы шәһәргә якын урнашкан. Шәһәрдән кайтып өй салучылар саны арта. 2018 елда 27 яңа йорт төзелгән. «Җирлекнең киңәюе, халык санының артуы үз проблемаларын да тудыра», – ди Равия Габдуллина. Беренче чиратта – мәктәптә, балалар бакчасында урын җитмәү куркынычы. Яңа участокларны газлаштыру һәм су кертү проблемасы да бар. Күпчелек халыкның пропискада тормавы да кыенлыклар тудыра. Бүгенге көндә Игенче авылы халкы үзара салымны 100 процент жыйган, ә калмашлылар исә – 20 процент кына. 2018 елда үзара салым акчасы күбесенчә авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә тотылган. Быел да Игенчедә дә, Калмашта да юлларны яңартырга кирәк. «Физик затларга салым да тиешле дәрәҗәдә җыелмый. Бүгенгә авыл халкының бурычы 1 миллион 700 мең сумнан артык», – ди җирлек башлыгы. 
    Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җирлек башлыгы Равия Габдуллинаның эшен уңай бәяләде. «Калмаш җирлеге – катлаулырак территория. Равия Касыймовна җитәкче итеп билгеләнгәндә биредә бер генә предприятие дә юк иде. Соңгы елларда инвесторлар һәм фермерлар җәлеп ителде. Биредә төрле милләт, дин кешеләре яши. Җирлек җитәкчесе аларның барысы белән дә уртак тел таба», – диде ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: