Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бәхетем – туган авылымда

Район алдынгылар слетында Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның 31 алдынгы хезмәтчәне сәхнәгә менде. Алар арасында механизатор Фәрит Дәүләтгәрәев та бар иде. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Аның турында хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин яратып, горурланып сөйли. «Техниканы яхшы белүе һәм вазифасын намус белән башкаруы өчен хөрмәт итә аны хезмәттәшләре. Аңа иң катлаулы эшләрне ышанып тапшырырга була. Фәрит аны һәрвакыт җиренә җиткереп башкарачак. Шуның өстенә, ул тиз һәм төгәл итеп эшли торган, бик җаваплы кеше. Үзе бик тыйнак һәм сабыр да», – дип, аның уңай сыйфатларын саный җитәкче. 
Фәрит Дәүләтгәрәевның сабыр кеше булуы күренеп тора. Үз-үзен тыныч тотуы, һәр сүзне чамалап әйтүе, уйчанлыгы аңа ир-атларга гына хас ниндидер бер матурлык өсти. 
Тумышы белән Фәрит Дәүләтгәрәев Торнаташ авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач ук егет хуҗалыкка эшкә керә. Тракторда басу-кырларны иңли, нинди эш кушсалар, кайда җибәрсәләр – шунда ашыга ул. Бер ел колхозда чыныгу алганнан соң, армия сафларына чакырыла. Анда да егет үзен сынатмый, техниканы яратуын, бар булган осталыгын күрсәтә. Ике елдан Фәрит туган якларына әйләнеп кайта. Туган нигездән кубарылып китми ул, авылда калырга ният итә. Янәдән җирлекнең тоткасы булган Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка эшкә керә.
Ул чордан өч дистә елга якын вакыт үтеп киткән. Бүген Фәрит Дәүләтгәрәев иртәдән кичкә кадәр ындыр табагында. Җәен МТЗ-82 тракторы белән амбарга кайткан ашлыкны төрле бүлекләргә урнаштыра. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык орлыкчылык белән шөгыльләнгәнгә күрә, кыш айларында да ындыр табагында эш туктамый. Орлыкларны калибрлау бара. Фәрит Дәүләтгәрәев шул орлыкны төяп, урнаштырып тора.
Буш вакытларында ул үз тракторын төзекләндерергә, детальләрен сүтеп җыярга ярата. Шуннан җан рәхәте табып ял итә, ләззәт ала. Эшен яратып башкарганга күрәдер, аның хезмәт җимешләрен башкалар да күрә, югары бәяли. Ел саен диярлек Фәрит Дәүләтгәрәевның исеме районның алдынгы механизаторлары арасында урын ала. 
Фәрит Вәгыйзь улы язмышын авыл белән бәйләвенә бер дә үкенми. Бүгенге тормышына, көнкүрешенә канәгать булып, тәм табып яши. «Үткән елларны кире кайтарып, киләчәк язмышымны сайлау мөмкинлеге бирсәләр, бүгенге юлымнан тайпылмас идем. Бәхетне туган җиремдә, шушы хуҗалыкта таптым»,– ди ул.
Авылдашлары арасында да зур абруй казанган тәртипле, акыллы кеше ул. Авыл хуҗалыгында шушындый ир-егетләр «җир җимертеп» эшләгәндә авылның киләчәгенә өмет бар, ди җитәкче. Фәрит – гаиләдә тугрылыклы тормыш иптәше, яраткан әти. Хатыны Елена белән бер кыз һәм малай үстергәннәр. Малае Илгиз 9нчы сыйныфта укый. Ул татарча көрәш белән шөгыльләнә. Узган ел әтисенә ияреп амбарда эшләде. Кызы Инзилә Яр Чаллы шәһәрендә белем ала. 
Сүз уңаеннан, Елена Дәүләтгәрәева «Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның иң яхшы икътисадчысы» исеменә ия. Ул биредә 15 елдан артык хезмәт куя. Әлеге ханымны да алдынгылар слетында бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев