Перспективалы крестьян-фермер хуҗалыгы
Калмаш авылы эченнән үтеп, уңга борылу белән элеккеге хуҗалыкның ташландык тораклары күзгә чагыла. Сикәлтәле юл буйлап бераз узгач, ике катлы заманча бина күренә. Бу – «Фролов» крестьян-фермер хужалыгының бытбылдык йомыркасы һәм ите җитештерүче предприятиесе. Әлеге юнәлештә эшләүче фермалар арасында Фроловларныкы җитештерүчәнлек күрсәткечләре буенча Татарстанда иң югарысы.
Предприятиенең хуҗабикәсе Прияна Фролованың әйтүенчә, алар башта бытбылдык йомыркасын һәм итен үзләренең көндәлек ашау рационына керткәннәр. Моның сәбәбе улларында аллергия табылу булган. Фермерның сүзләренчә, бытбылдык йомыркасы һәм ите тулысынча аллергиягә каршы торучан, күп витаминнарга бай һәм аларда сальмонелла микроблары юк.
Моңа кадәр үзләре өчен генә кечкенә цехта 100дән артык бытбылдык тоткан ир белән хатын 2012 елда шушы төр хоббины киңәйтергә һәм халыкка да экология ягыннан чиста бытбылдык йомыркасын һәм итен тәкъдим итәргә дигән карарга киләләр. Эш башлау өчен Калмаш авылы территориясен сайлыйлар. «Биредә һава да чиста, җирдә дә кеше кулы тимәгән ниндидер сафлык бар», – дип аңлата Прияна Фролова.
Бөтен таләпләргә туры килүче ферма төзү өчен 20 млн сумнан артыграк финанс чыгымнары кирәк була ирле-хатынлы Фроловларга. Бүген исә ике катлы кошчылык фермасында йомырка җитештерү буенча 70 мең кошка исәпләнгән дүрт автоматлаштырылган линия һәм ит җитештерү буенча бер линия бар. Биредә шулай ук 20 мең йомыркага исәпләнгән инкубатор һәм катнашазык җитештерү буенча мини-завод урнашкан. Ферма аена 700 мең йомырка һәм 500 килограмм ит җитештереп чыгара. Әлеге продукция Казан, Алабуга, Яр Чаллы шәһәренең эре сату челтәрләренә һәм рестораннарына озатыла. Фермерлар шулай ук Тольятти, Удмуртия, Самара, Ульяновск, Башкортстан яклары белән дә эшли. Алга таба Европага чыгу күздә тотыла, ди хуҗабикә.
Прияна Фролова сүзләренчә, бүгенгә фабрика 50 процент куәтлелек белән генә эшли. Моңа сәбәпче булып ашлык алу һәм саклау мәсьәләсе, төзелеш өчен җир бирелү-бирелмәү проблемасы торган икән. Бүген әлеге юнәлештә актив эш алып барыла. Әйтик, киңәю өчен күршедә генә урнашкан бинаны алу проблемасы дүрт ел дәвамында хәл ителмәгән. Район башлыгы Фаил Камаев булышлыгы белән бүген әлеге участокта ашлык саклау склады төзелә. Алга таба фермерлар арендага 500 гектар җир алып, шунда үз ашлыкларын үстерергә планлаштыралар. Кошчылык фабрикасын да байтак үзгәрешләр көтә. Планда – биредә кошчылык комплексын төзү, бытбылдыктан кала, тавык, үрдәк, каз үстерү. «Ниятләр зурдан. Теләк тә, ныклы нигез дә бар. Республика һәм район хакимияте тарафыннан да һәрдаим ярдәм тоеп яшибез», – ди Прияна Фролова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев