Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа ел Түбән Суыксудан башланды

Түбән Суыксу авылы тукайлыларны үзендә җыйды. Биредә районның төп чыршысын урнаштырдылар. Аны ачу тантанасында барлык авыл халкы, район җитәкчеләре һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

Яшел чыршы Нарат-Елга паркына куелды. Мәйданның бизәлеше дә, бәйрәмчә мохит тә шәһәрнекеннән бер дә ким түгел: музыка агыла, Кыш бабай, Кар кызлары бүләк тарата. Мультфильм персонажлары булып киенгән үзешчән артистлар балаларның күңелен күрә, алар белән фотога да төшәләр. Кемдер гармун тарта, кемдер купшы яулыклы ханымнар белән бии.
Гадәттә яңа ел алдыннан узган елгы эшләргә йомгак ясала. Тантана кунагы, район башлыгы Фаил Камаев та сүзен шуннан башлады.
 – Ел уңышлы булды дип әйтә алам, – диде ул. – Авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә ирештек. Сөт күләмен, малларның баш санын арттырдык. Район басуларыннан 132 мең тонна ашлык җыелды. Халык өчен мөһим булган социаль объектларны төзекләндерүгә аеруча басым ясадык. Республикабызда эшләп килүче утыздан артык программаның барысында да катнаштык дияргә була. Бу мөһим гамәлләргә иганәчеләрне дә җәлеп иттек. Гомумән, 1 миллиард сумга якын акча кертеп, төзү эшләрен башкардык. Тукай районы ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше рейтингы буенча 4нче урында һәм авыл районнары арасында алдынгы урында бара. Киләсе ел барлык гаиләләргә уңышлар, бәхет, сәламәтлек, һәр йортка иминлек, бәрәкәт алып килсен.
Шулай ук бу елны беренче тапкыр авыл җирлекләре арасында яңа ел бизәлеше буенча бәйге игълан ителде. Түбән Суыксуда аңа йомгак ясадылар. «Территорияне иң матур бизәү» номинациясендә җиңүче дип Теләнче Тамак авылының чыршысы табылды. Фаил Камаев җиңү белән котлап, авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдиновка 20 мең сум акча тапшырды. «Иң яхшы кар сыннары» номинациясендә 1нче урынга Иске Абдул җирлеге чыкты, авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага 15 мең сум бирелде. «Иң шәп шугалак» номинациясендә җиңүче дип Круглое Поле җирлеге билгеләнде. Эльмира Низамиевага район башлыгы 10 мең сум тапшырды. «Иң матур чыршы» номинациясендә Новотроицкое авыл җирлеге җиңде. Авыл җирлеге башлыгы Римма Волковага 5 мең сум бирелде. Әлеге бәйгедә районның төп чыршысы куелган – Суыксу авыл җирлеге катнашмады. Яңа ел бәйрәменә әзерлеккә саллы өлеш керткән өчен авыл җирлеге башлыгы Флүр Ихсановка махсус бүләк – 10 мең сум акча тапшырылды. 
Әйтергә кирәк, районның 23 авыл җирлегендә дә шугалаклар ачылды. Яңа ел ялларында аларда спорт ярышлары узачак.
Чыршы ачу халык өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Теләгән кеше атта, кемдер дөядә йөрде. Кемдер мәйдан үзәгендә ат спорты мәктәбе укучылары чыгышларын тамаша итте. Районның үзешчән артистлары белән җырлап-биеп, әйлән-бәйлән уйнаучылар да байтак булды. Шунда ук сәүдә рәтләре: киез итек, мунча себеркесе, казлар саталар. Халык утлы күмер өстендә пешкән шашлык белән сыйланды.
Бәйрәмнең төп тамашачылары һәм катнашучылары, әлбәттә, балалар булды. Алар өчен мәйданда зур тау өелгән. Спорт белән мавыгучы балаларга да махсус урын бар. Бу – мини футбол корты. Биредә яшүсмерләр кич буе туп куды. Карусель җайланмалары да халыктан арынмады – зурысы-кечесе шунда рәхәтләнеп түгәрәк әйләнде.
Территориянең оригиналь бизәлеше дә игътибарга лаек. Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары биек – 2,5 метр тирәсе. Мәйданның тышкы ягын боздан ясалган йолдызнамә билгеләре, бил алышучы батырлар, үгез, бозау сыннары белән бизәгәннәр. Ә 12 метр биеклектәге төп чыршы күктәге йолдыз сыман балкып тора.
Караңгы төшүгә тагын да күңеллерәк манзара башланды – авылның барлык социаль биналарында төсле утлар кабынды, бәйрәмгә сихри төс өстәлде. Күз явын алырлык булып, фейерверк утлары балкыды. Авыл халкы мондый тамашага таң калды. Мондый Яңа ел бәйрәмнәре башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев