Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Кече Шилнә: үсешкә юнәлеш

Җыеннар Кече Шилнә авыл җирлегендә төгәлләнде. Быел биредәге очрашу узган елларга караганда чагыштырмача тыныч узды, сораулар да алай күп булмады. Чөнки 2018 елда җирлектә башкарылган эшләрнең исемлеге шактый зур. Җирлек башлыгы итеп узган елның сентябрендә генә сайлап куелган яшь җитәкче Адель Даутов аларга нәтиҗә ясады, планнары белән таныштырды. 

Алты авылны берләштерүче Кече Шилнә җирлеге – районда иң эре территорияләрнең берсе. Бүген монда 4244 кеше теркәлгән, бу сан узган ел белән чагыштырганда 554кә күбрәк. Мәктәп укучылары саны да 184тән 212гә күтәрелгән. Шуңа өстәп, территориядә бакчачылык ширкәтләре дә күп. 29 ширкәттә 10 меңнән артык корылма бар.
2018 елда республика программасы кысаларында Кече Шилнә авылының Митрофанов, Киров, Мәскәү урамнарына энергия саклаучы 10 яктырткыч урнаштырылган. Жирлек бюджеты хисабына Белоус авылында 82, Кече Шилнә һәм Олы Шилнә авылларында 35 яктырткыч куелган. 2019-2020 елларда барлык торак пунктлар буенча да иске үрнәктәге лампаларны алыштырырга планлаштыралар. 
Узган елгы җыенда җирлекне су белән тәэмин итү проблемасы бик кискен күтәрелгән иде. Бу юнәлештә башкарылган эшләрнең берсе – су чистарту җайланмалары куелу. Мондый пунктлар Кече Шилнә һәм Олы Шилнә авылларында урнаштырылды. (Бу турыда тулырак язма газетаның 2нче битендә.) 2019 елда шундый ук җайланманы Белоус авылына кую күздә тотыла. Кече Шилнә авылының Аскаровка микрорайонында яшәүчеләр биш ел элек сузылган суүткәргечләрнең тик ятуыннан зарландылар, торба бар, су килми дип хафаландылар. Район башлыгы Аскаровка проблемалары буенча февраль башында халык белән очрашырга сүз бирде. Бу мәсьәләгә дә шул вакытта ачыклык кертербез, әлеге участокка хезмәт күрсәтүче оешманы да билгеләрбез, диде ул. 
Юлларны төзекләндерү буенча 2018 елда җирлектә шактый эшләр башкарылса да, әле ремонтлыйсы участоклар да бик күп кала. Һәм төзелешләр арткан саен юллар да озыная. Җирлектә бүгенгә 195 урам бар, аларның гомуми озынлыгы 100 километрдан артык. Былтыргы иң күләмле эшләрнең берсе – республика бюджеты хисабына 6 километрга якын озынлыктагы Яр Чаллы – Белоус юлы ремонтланды. Бу эш 55 млн 954 мең сумга төште. 24 млн 750 мең сумга ТатРИТЭКнефть хисабына Кече Шилнә авылында Көнчыгыш микрорайоны юлына ремонт үткәрелде. Жирлек бюджеты хисабына Белоус авылында Беляев һәм Лесная урамнарында 5 млн 974 мең сумга юллар төзекләндерелде. Республика программасы кысаларында 26 млн сумга Яр Чаллы – Водозабор юлының бер өлеше ясалды.
Пландагы эшләргә килгәндә, 2019 елда муниципаль фонд хисабына Кече Шилнә авылының Ленин урамында 1,2 километрда асфальт салыначак. Монда Кече Шилнә җирлеге башкарма комитеты бинасы территориясе дә керәчәк. Чыгымнар күләме 13,5 млн сум булыр дип көтелә. Зарековка микрорайонына алып баручы юл салу өчен проект төзелгән. Ул үз эченә Шильнинка елгасы аша узучы күперне дә алачак. Проект республика Юл һәм транспорт хуҗалыгы министрлыгы программасына кертү өчен тәкъдим ителгән һәм үткән. 
2018 елда «ТатРИТЭКнефть» хисабына «Колосок» балалар бакчасына 15 млн сумлык капиталь ремонт ясалды. Быел биредә төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк, территория тәртипкә киләчәк, асфальт яңартылачак. Ә Олы Шилнәдә бакча бөтенләй юк. «Монда бакча төзү эшләнәсе эшләр планында беренче чиратта», – дип белдерде район башлыгы Фаил Камаев. 
Һәр елны язын Олы Шилнә авылы урамнарын һәм ихаталарны су баса иде. Быел Шильнинка елгасы үзәнен турайту эшләре планлаштырыла. Хәзерге вакытта проект әзерләнгән. Ул барлык инстанцияләрдә экспертиза уза. Әлеге мәсьәлә ТР Экология һәм Төзелеш министрлыкларында аерым контрольдә.
– Үзәнне, беренче чиратта, чистартырга кирәк. Елга агачлар белән тулган, төзелеш чүп-чары да күп. Болар барысы да су агымы өчен каршылык тудыра, – диде Фаил Камаев.
Кече Шилнә җирлеге берничә ел үзара салым җыю программасында катнашмады. 2018 елның ноябрендә узган референдумда исә алар һәр теркәлгән кешедән 1000әр сум акча жыярга дигән карарга килделәр. Жыелган сумманы Кече Шилнә һәм Олы Шилнә авылларында балалар-спорт мәйданчыкларын төзекләндерүгә, Кече Шилнә, Ильбухтино, Олы Шилнә, Опушка авылларында урам утларын ремонтлауга, юлларны төзекләндерүгә юнәлтергә планлаштыралар.
Күңелле мизгел – Адель Даутовның эшенә халык уңай бәя бирде. «Бер гозеребезне кире какканы юк. Авыл кешесен тыңлый белә, – дип, аны Рәхмәт хаты белән дә бүләкләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев