Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Иске Җирекледә кемнән канәгать түгел? 

Авыл җирлекләрендә район җитәкчеләре катнашында халык җыеннары дәвам итә. Иске Җирекле авылында да шундый очрашу узды. Монда 2000гә якын кеше яши. 

Авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев 2018 елда җирле бюджетны тулыландыручы үзара салым җыюга тукталды. Ул 358 мең 500 сум җыелган. Бу акчалар урамнарны яктыртуга, юлларны төзекләндерүгә тотылган. Үзара салым җыюда халыкның 58 проценты катнашкан. Район башлыгы бу күрсәткеч буенча шелтә белдерде: «Барыгыз бер юлдан йөрисез, бер суны эчәсез, уңайлыклардан файдаланасыз. Ә җирлекнең киләчәгенә күпләр битараф. Активлыкны арттырырга кирәк», – диде ул.
Фаил Камаев – Мәләкәс авыл җирлегеннән район Советы депутаты. Ул биредәге проблемаларны аерым контрольдә тота. Бурычларның берсе – балаларны бакча белән тәэмин итү. Иске Җирекле авылында федераль программа буенча 140 балага исәпләнгән яңа бакча төзелде. Бакча янәшәсендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган ял паркы да ясалды. Әлеге социаль объектларны ачу тантанасына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Язга чыккач паркта алмагачлар һәм 500 чыршы утырту планлаштырыла.
Узган ел искеҗиреклеләр «Солнечный» бакчачылык ширкәтенә баручы техника авыл аша уза дип зарланганнар иде. 2018 елда бакчачылык ширкәтенә аерым юл булдырылды – республика программасы буенча Мәләкәс елгасы аша гидротехник корылма төзелде. 
Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнеханов экология мәсьәләсен күтәрде. «Буа янына чүп түгәләр, ял итүчеләр дә ташлап китә. Без күзәтү хезмәтләренә 50шәр мең сум штраф түләргә мәҗбүр», – диде ул.
Фаил Камаев җирлектә эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә аерым тукталды. «Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгы яшелчәчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. Ул быел 3 мең тоннага якын бәрәңге үстерде. Бүген хуҗалык базасында куллану кооперативы төзелә. Бу җитештерүдә тулы цикл куллану, ягъни яшелчәләрне үстерү, җыюдан тыш, төргәкләргә төреп, сәүдә үзәкләренә озатуны да үз эченә ала. Хужалыгында елына миллионга якын кош үстерүче «Ханов» гаилә фермасы быел Яңа Мусабай авылында 540 мең башка исәпләнгән кошчылык фермасы ачарга планлаштыра. Тукайлылар өчен яңа эш урыннары барлыкка киләчәк дигән сүз. Шулай ук кошчылык белән шөгыльләнүче «Фәррахов» крестьян-фермер хужалыгы Бордыбаш авылында инкубатор ачарга ниятли. Инкубатор бер вакытта 270 мең йомырка салуга исәпләнгән. Һичшиксез, әлеге эшмәкәрләр – жирлекнең тоткасы, район икътисадына тон бирүчеләр.
Район башлыгы үз һәм пай җирләре хисабына эшләүче «Тимерхан» агрофирмасыннан канәгатьсезлеген белдерде. «Иген кырлары чүпле, юньләп эшкәртелми. Алардан нинди уңыш көтәсең?» Ә бит районда иң зур байлык – җир. Бу юлы да Фаил Камаев: «Бер генә кишәрлек җир дә ташландык хәлдә ятмаска, авыл хуҗалыгы ихтыяҗларына тотылырга тиеш. Бүгенгә – сәясәт шундый», – диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев