Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккей – кыюлар уены

Яңа ел каникуллары авыл халкы өчен спорт чараларына бай булды. Районның барлык авыл җирлекләрендә шугалаклар эшләде, чаңгы ярышлары узды. 

Бәтке авылы мәктәбе базасында урнашкан боз мәйданчыгында авыл җирлекләренең җыелма командалары арасында хоккей буенча район чемпионатының финалы узды. Сайлап алу турларын узгач, биредә районның иң көчле командалары – Түбән Суыксу, Бәтке, Иске Абдул, Яңа поселогы командалары очрашты. Гомумән, районда хоккей уеннары кар яту белән башланып, кар эреп беткәнчегә кадәр дәвам итә дисәк, һич кенә дә ялгыш булмас. Чөнки хоккей сөючеләрне кышкы салкыннар да, карлы бураннар да куркытмый. Һәр көнне диярлек алар шугалакка кәшәкә сугарга ашыгалар.
Нык беләкле, киң җилкәле баһадир ир-егетләргә сокланып туймаслык. Хоккей сөючеләрнең ярышка әзерлекләре күзгә ташланып тора. Тимераяклар үткенләнгән, кәшәкәләр изоляция тасмалары белән бәйләнгән. Боз хуҗалары – Бәтке командасы кунакларны хоккей мәйданын кардан чистартып, ихлас күңелдән каршы алды. Һава торышының тыныч һәм җылы торуы хоккей ярышлары өчен аеруча уңай булды. Сәгать 10нар тирәсенә боздагы тамашаны күзәтергә теләгән җанатарлар, авыл яшьләре, гомумән, хоккей сөючеләр мәйданчык тирәсенә җыела башладылар. Кышкы кояш яктыртып торган шугалакка әлеге уенның хөкемдары Руслан Иванов чыкты һәм хоккейчыларга уңышлы уен, җыелганнарга исә гаҗәеп тамаша теләде. Сыбызгы яңгыравы уен башлануын аңлатты. Боз өстендә, иң беренчеләрдән булып, Бәтке һәм Иске Абдул командалары очрашты. Аннары Яңа поселогы һәм Түбән Суыксу спортчылары ярышырга тотынды. Шулай итеп, командалар озын-озак итеп көч сынашканнан соң, өченче урынны Яңа поселогы авылы командасы эләктерде. Ә менә икенче урын һәм, иң кызыклысы, беренчелек кемгә эләгер икән соң? Бу сорау уенчыларны да, уеннарны карарга килгән тамашачыларны да кызыксындырды. Финалда Түбән Суыксу авылы командасы һәм Иске Абдул хоккейчылары очрашты. Алар арасында киеренке уен башланды. Уенны күзәтүчеләр арасында һәр икесе өчен дә «чирләп» утыручылар күп булды. Һәрбер уенчы чын күңелдән безнең команда җиңәр дип өметләнде. Ерак юлны якын итеп килгән Иске Абдул хоккей командасы көндәшләренә уенның башында бер дә бирешергә уйламады. Әмма тәҗрибәле хоккейчылар акрын гына уенның җебен үз кулларына алдылар. Түбәнсуыксулылар бер-бер артлы капкаларга шайбаны кертә башлагач, турнирның җиңүчесе нәкъ алар булачагы берәүдә дә шик-шөбһә калдырмады инде. Һәм шулай булып чыкты да. Көндезге 3кә кадәр барган кызу уенның чишелеше ачык: Түбән Суыксу командасы көчлерәк булып чыкты – 4:2 исәбе белән җиңү яулады. Кыскасы, «Афәрин, булдырдыгыз!» – дип әйтергә генә кала.
Хоккейны чын ирләр генә уйный дип җырланса да, күп көч сораган әлеге спортны хәзер кызлар да үз итә. Алай гына да түгел, егетләрдән уздырып шайба сугучылар бар. Түбән Суыксу командасыннан Зәринә Вәгыйзова – шундыйларның берсе. Елмаеп кына торган, ягымлы һәм ачык йөзле 14 яшьлек бу кыз бер күрүдә үзенә җәлеп итә. Ул инде өч ел команда данын яклый.
Бу көнне уйналган алты уен нәтиҗәсеннән чыгып, иң яхшы һөҗүмче Түбән Суыксудан Динар Мортазин, иң яхшы капкачы дип Яңа поселогыннан Родион Игнатьев һәм иң яхшы сакчы дип Иске Абдулдан Илгиз Сәетгәрәев табылды. Гомумән, биредә һәр команда да лаеклы уен күрсәтте. Мин исә шайбалы хоккейны үстерүгә, яшь буынны спортта чыныктыруга зур әһәмият бирелүенә шаһит булып, уеннарның яхшы дәрәҗәдә оештырылуыннан канәгать булып кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев