Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Суыксуда – Венгрия сөтбикәләре

«Тукай азык-төлек» корпорациясенең терлекчелек комплексына Венгриядән 110 баш нәселле тана кайтты. Тәүлегенә 35 литрга кадәр сөт бирә торган әлеге маллар безнең шартларга ничек ияләшә?

«Кадерле кунак»ларны кабул итәргә хуҗалык әзерлекне көздән үк башлады. Кооперативның инвесторы Сергей Полынкин үзе Венгриягә барып, әлеге малларны асрау технологиясен өйрәнде, хуҗалыкка кайтасы таналарны да үзе сайлап алды. Ә Венгриядән килгән белгечләр комплекс хезмәтчәннәренә махсус укулар үткәрде. Нәселле таналарны комплексның яңартылган ике торагында урнаштырганнар. 
Беренче карашка, сөтбикәләр безнекеләрдән бернәрсә белән дә аерылмый. Ә менә мөгезләре киселгән. Бу бер-берсен җәрәхәтләмәсеннәр өчен эшләнә, дип аңлатты белгечләр.
Таналарның ашату рационы да җитди контрольдә. Малларга «Делаваль» азык болгаткычы аша узган һәм файдалы элементларга баетылган катнаш азык кына салына. Алларында даими азык, җылы су торырга тиеш. 
Таналар көр, чиста, тораклары да иркен, якты. Маллар яңа шартларга дә ияләшеп киләләр. Кешедән курыкмыйлар, якын китерергә дә әзер. Маллар иректә йөри, үзләре теләгән вакытта саф һавага утарга чыгалар. 
– Әлеге сыерларга зур өметләр баглыйбыз. Беренче чиратта, көтүне шушы беренче тапкыр бозауларга тиешле таналар исәбенә яңарту максатын куйдык. Шулай акрынлап бөтен көтүне яңартырга исәп. Әлбәттә, бер-ике елда гына моңа ирешеп булмый, бик катлаулы һәм җаваплы процесс. Иң мөһиме, бөтен шартлар һәм таләпләр тәңгәл килергә тиеш. Икенче максат – продукция җитештерүне арттыру. Голштино-фриз токымлы һәр сыер ел әйләнәсенә 10 мең килограммга кадәр продукция бирергә сәләтле, – ди кооператив җитәкчесе Илдус Әхмәтов.
Соңгы елда районда нәселле терлекләргә өстенлек бирү буенча да шактый эш алып барыла. Аның беренче карлыгачлары буларак, октябрь аенда «Ирек» хуҗалыгына Венгриядән нәселле таналар кайтты. Ә «Р-Агро» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар инде күп еллар нәселле терлек асраунң файдасын күрә. 
Белгечләр әзерләүгә дә игътибар бар. Январь аенда район хуҗалыклары җитәкчеләре терлекчелек тармагында алдынгы технологияләрне өйрәнү өчен Венгриягә барырга планлаштыра.
– Киләчәктә райондагы башка хуҗалыклар да нәселле терлекләр белән эшләүгә ныклап алыныр дигән өмет бар. Шул рәвешле, терлекчелек тармагын үстерүгә саллы өлеш кертерләр, – ди район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев