Тукай районы Мусабай Завод авылы шушы көннәрдә ТНВ каналының “Башваткыч“ тапшыруында катнашты. Бу турыда “Якты юл“ газетасына авыл җирлеге депутаты, “Риваять“ этно-төркеме солисты Илмир Ямалов хәбәр итте. Тапшыруда аның әнисе Клара апа, беренче укытучысы Резедә Гәрәева һәм икетуган апасы Сөмбел катнашты. Тапшыру эфирга 26 август көнне якшәмбе чыгачак. Башлану вакыты - 18.00. Карамый калмагыз!
Тапшыруда катнашырга ярдәм иткәннәре өчен тукайлылар район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә һәм җанатарларга зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
Нет комментариев