Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл кырыенда туктаган машинаның йөртүчесен бәргән (фото)

29 гыйнвар көнне кичке сәгать 5 тулгач Яр Чаллы - Сарман трассасының унсигезенче километрында «ВАЗ-21070» машинасын йөртүче 38 яшьлек ир-ат юл кырыена чыгып әйләнә. Маңгае һәм уң кул чугы яраланып, баш мие җәрәхәтләре алып, ул БСМПга озатыла. 30 гыйнварда көндезге сәгать 1 тулгач шушы ук юлның дүртенче километрында тагын бер...

29 гыйнвар көнне кичке сәгать 5 тулгач Яр Чаллы - Сарман трассасының унсигезенче километрында «ВАЗ-21070» машинасын йөртүче 38 яшьлек ир-ат юл кырыена чыгып әйләнә. Маңгае һәм уң кул чугы яраланып, баш мие җәрәхәтләре алып, ул БСМПга озатыла.

30 гыйнварда көндезге сәгать 1 тулгач шушы ук юлның дүртенче километрында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Сарман - Яр Чаллы юнәлешендә хәрәкәт итүче «Сузуки» автомобиле руле артына утырган 26 яшьлек ир-егет, юлның бозлавык булуына да карамастан, тизлеген тиешледән арттыра. Шул сәбәпле идарәне югалтып, юл кырыенда машинасыннан төшеп басып торучы 32 яшьлек ир-атны, аннары аның автомобилен бәрдерә. Һәлакәт нәтиҗәсендә икенче ир-ат баш мие селкенеп, тезе, умыртка сөяге җәрәхәтләнеп больницага эләгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге