Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районындагы юл һәлакәтендә 77 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән

Тагын ике кеше төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Тукай районында ике автомобиль бәрелешкән, бер кешенең гомере өзелгән, тагын икесе хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Фаҗига турындагы хәбәр бүген иртән 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына килеп ирешкән. Боровецк...

Тагын ике кеше төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

Тукай районында ике автомобиль бәрелешкән, бер кешенең гомере өзелгән, тагын икесе хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Фаҗига турындагы хәбәр бүген иртән 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына килеп ирешкән. Боровецк урманында «Весна-2» бакчачылык җәмгыяте ягына бару юлында Мәскәү номерлары белән «Ока» һәм «Мерседес GL» машиналары бәрелешкән.

Һәлакәт урынында табиблар, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшләгән.

Фаҗига аркасында 39 яшьлек ир-атның сул як кулы сынган, 26 яшьлек кыз баш сөяге җәрәхәте алган. Икесе дә хастаханәгә озатылган. 77 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

Коткаручылар һәлак булган хатын-кызның гәүдәсен җимерек машинадан махсус гидравлик инструмент ярдәмедә алган.

"Татар-информ" агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев