Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында куркынычсызлык каешын такмыйлар

Бу көннәрдә район ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә «Тоннель» дип аталган профилактик рейдка чыгалар. Узган чара вакытында инспекторлар барысы 22 беркетмә төзеделәр. Кагыйдә бозуларның иң күбе куркынычсызлык каешын такмау белән бәйле. Шундый 8 очрак теркәлде. Аннан кала - иминият полисыннан башка йөрүчеләр. Бу юлы мондыйлар 7 кеше булды. Гомумән, соңгы вакытта...

Бу көннәрдә район ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә «Тоннель» дип аталган профилактик рейдка чыгалар. Узган чара вакытында инспекторлар барысы 22 беркетмә төзеделәр. Кагыйдә бозуларның иң күбе куркынычсызлык каешын такмау белән бәйле. Шундый 8 очрак теркәлде. Аннан кала - иминият полисыннан башка йөрүчеләр. Бу юлы мондыйлар 7 кеше булды. Гомумән, соңгы вакытта полисны кирәк санамаучылар саны районда арта бара. Автомобиль номеры укырлык булмаган 5 йөртүчегә штраф салынды, штрафын вакытында түләмәгән һәм баланы махсус утыргычсыз алып барган 1әр кеше административ җаваплылыкка тартылды. Чираттагы рейд 28 апрель көнне Круглое Поле поселогында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев