Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында бер көндә бер үк урында өч исерек тоткарланды

Кичә район ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре ТР Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 19 гыйнварында кабул ителгән 11-р карары кысаларында махсус рейдка чыктылар. Ике экипаж көн дәвамында Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино авылларында, Яңа поселогында һәм Яр Чаллы - Водозабор юлында торды. Чара барышында исрек хәлдә руль артына утырган өч...

Кичә район ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре ТР Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 19 гыйнварында кабул ителгән 11-р карары кысаларында махсус рейдка чыктылар. Ике экипаж көн дәвамында Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино авылларында, Яңа поселогында һәм Яр Чаллы - Водозабор юлында торды. Чара барышында исрек хәлдә руль артына утырган өч йөртүче тоткарланды. Алар барысы да Яр Чаллыда яшәүчеләр - 42, 43 һәм 64 яшьлек ир-атлар. Берсен - 43 яшьлек ир-атны инспекторлар «Дизелист» бакчачылык ширкәтендә бакча йортының коймасына бәрелгәч кенә туктата алдылар. Автомобильләр барысы да штрафстоянкага җибәрелде, ә йөртүчеләргә карата административ беркетмә төзелде. Ир-атлар 30 мең сум күләмендә штрафка тартылачак һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Шулай ук тизлек режимын сакламаучылар, укылмый торган номерлар белән, ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләр шактый теркәлде, дип хәбәр итте район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Шундый ук рейд бүген дә дәвам итә. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар Яр Чаллы - Зәй трассасына, Круглое Поле поселогында торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев