Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында автомобиль тәрәзәләрен нормадан артык каралтучыларны ачыклыйлар

Автомобиль тәрәзәләрен нормадан артык каралтучыларны ачыклау буенча июнь башыннан ЮХИДИ инспекторлары махсус рейдларга чыгачак. Ел башыннан районда кагыйдә бозуның бу төре буенча 28 йөртүчегә административ беркетмә төзелгән инде. Республикада исә андый очраклар 6 меңгә якын теркәлгән. Техник регламент кагыйдәләре буенча, алгы һәм алдагы ян як тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан...

Автомобиль тәрәзәләрен нормадан артык каралтучыларны ачыклау буенча июнь башыннан ЮХИДИ инспекторлары махсус рейдларга чыгачак. Ел башыннан районда кагыйдә бозуның бу төре буенча 28 йөртүчегә административ беркетмә төзелгән инде. Республикада исә андый очраклар 6 меңгә якын теркәлгән.
Техник регламент кагыйдәләре буенча, алгы һәм алдагы ян як тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да түбән булмаска тиеш. Әгәр бу норма үтәлмәсә, транспорт чарасын куллану тыела. Әлеге кагыйдәне бозучыларга, КоАПның 12.5 маддәсе, 3.1 өлеше нигезендә, 500 сум күләмендә штраф салына. Моннан тыш, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре тәрәзәләрне тиешле нормага китерүне таләп итә. Хокук бозу икенче мәртәбә кабатланганда инспектор ЮХИДИ хезмәткәренең законлы таләбен үтәмәгән өчен йөртүчегә карата административ эш ачарга мәҗбүр була. Ул вакытта инде йөртүче 500дән 1000 сумга кадәр штрафка тартыла яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев