Тукай районында 5 йөртүче исерек хәлдә тоткарланган
Район ЮХИДИ инспекторлары юлларда ел башыннан 33 профилактик рейд үткәргән. Аларда 2400гә якын кагыйдә бозу ачыкланган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, кагыйдәне үтәмәүнең иң күп очрагы тизлек арттыру (504), куркынычсызлык каешын такмау (466), номерларның укылмавы (587) белән бәйле. 58 җәяүлегә карата беркетмә төзелгән. Инспекторлар 5 кешене исерек килеш рульгә утырган өчен машина йөртү...
Район ЮХИДИ инспекторлары юлларда ел башыннан 33 профилактик рейд үткәргән. Аларда 2400гә якын кагыйдә бозу ачыкланган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, кагыйдәне үтәмәүнең иң күп очрагы тизлек арттыру (504), куркынычсызлык каешын такмау (466), номерларның укылмавы (587) белән бәйле. 58 җәяүлегә карата беркетмә төзелгән. Инспекторлар 5 кешене исерек килеш рульгә утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Искә төшерәбез, эчкән килеш рульгә утыручыларга хәзер җинаять җаваплылыгы да яный: йөртүче икенче кат исерек хәлдә эләксә яки икенче кат медицина тикшерүеннән баш тартса - бу котылгысыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев