Тукай районындагы юл һәлакәтләренең күбесе Чаллы йөртүчеләре гаебе белән була
Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Илнар Каюмов 2026 елның беренче яртыеллыгындагы юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясады. Статистика күрсәткәнчә, район юлларында аварияләргә иң еш Чаллыдан килгән йөртүчеләр сәбәпче була.
Йөртүчеләрнең яшәү урыны буенча караганда, иң аз юл һәлакәтләре Тукай районында яшәүчеләр гаебе белән теркәлгән.
- Чаллыда яшәүчеләр катнашында 17 юл һәлакәте булган. Бу – барлык аварияләрнең 54 проценттан артыгы. Нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган, 21 кеше җәрәхәтләнгән.
- Башка шәһәрләр һәм төбәкләрдән килгән йөртүчеләр гаебе белән 8 авария теркәлгән. Аларда 1 кеше үлгән, 13 кеше җәрәхәтләнгән.
- Тукай районы халкы сәбәпче булган юл һәлакәтләре саны – 6. Бу очракларда һәлак булучылар юк, 7 кеше җәрәхәтләнгән.
Юллар категориясе буенча караганда иң күп аварияләр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында булган. Анда 24 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 1 кеше һәлак булган, 34 кеше җәрәхәтләнгән.
Җирле юлларда (торак пунктлар эчендә) 6 авария булган. Алар нәтиҗәсендә 1 кеше үлгән, 6 кеше җәрәхәтләнгән.
Федераль трассаларда исә ярты ел эчендә нибары бер генә юл һәлакәте теркәлгән. Әлеге авариядә бер кеше җәрәхәтләнгән, һәлак булучылар юк.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, иң киң таралган юл һәлакәте төре булып автомобильләр бәрелеше кала. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, мондый очраклар саны 13тән 19га кадәр арткан. Җәрәхәтләнүчеләр саны да 19дан 29 кешегә җиткән, ике кеше һәлак булган.
Шул ук вакытта җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ике тапкырга кимегән: былтыр 6 булса, быел 3 кенә теркәлгән. Бу аварияләрдә 3 кеше җәрәхәтләнгән.
Юлдан читкә төшү (кюветка чыгу) очраклары да сизелерлек кимегән – 10нан 3кә калган. Әмма нәкъ менә шушы һәлакәтләрдә ике бала зыян күргән.
Моннан тыш, беренче яртыеллыкта районда икешәр очрак автомобильнең әйләнеп каплануы, киртәгә бәрелүе һәм туктап торган транспорт чарасына килеп бәрелүе теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев