Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Түләмичә калып булмый

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен, ел башыннан 342 кеше җавапка тартылды, шулардан 85 йөртүче административ арестка алынды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Штраф, карар үз көченә кергәннән соң, 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Бу таләпне үтәмәүчеләргә штрафны ике мәртәбә арттырып түләү,...

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен, ел башыннан 342 кеше җавапка тартылды, шулардан 85 йөртүче административ арестка алынды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Штраф, карар үз көченә кергәннән соң, 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Бу таләпне үтәмәүчеләргә штрафны ике мәртәбә арттырып түләү, яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган. Карар үз көченә кергәннән соң 70 көн эчендә штрафның түләнүе турында ЮХИДИгә мәгълүмат килеп җитмәсә, эш суд приставларына җибәрелә. Алар, административ штрафны түләтү өчен, төрле чикләүләр кертергә, мәсәлән, Россия Федерациясе чикләреннән чыгуны тыярга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев