Татарстанда 30 сентябрьгә каршы төндә һәм иртән һава температурасы -2 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һава температурасының түбәнәюе юлларда бозлавык китереп чыгарырга мөмкин дип кисәтә. Мондый шартларда автомобильнең тормоз юлы озыная, ә машинаның шуып китүе һәм юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу ихтималы арта.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә, дистанция сакларга һәм кискен маневрлардан баш тартырга киңәш итә.
Фото/ Н.Туганов
Нет комментариев